Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәшәткәгез ялтырап торачак!

Шашлык кыздырган рәшәткәне юуның бик шәп ысулы бар.

Җәй - яшелчә-җимеш белән генә түгел, шашлык белән дә сыйлана торган күңелле вакыт. Тик аны пешергәннән соң, рәшәткәләрне юу гына бик мәшәкатьле.

Шулай да аны юуның җиңел генә ысулы бар икән. Башта рәшәткәләрнең суынганын көтәргә. Шул арада рәшәткә сыярлык пакет әзерләп куярга һәм аның эченә сыек сабын, яисә савыт-саба юу өчен сыекча салырга кирәк. Пакет урынына пленка да кулланырга була. Сыекчаны пакет буйлап таратырга, рәшәткәне салгач, пакетны тоткасыннан яхшылап бәйләп куярга. Шулай иртәнгә кадәр урамда калдырырга була.

Әгәр рәшәткәгез нык карайган һәм майлы булса, бер-ике көн пакетта тотыгыз. Аннан пакеттан алып, су астында губка белән юасы гына кала. Ул чип-чиста булып, кояшта ялтырап торачак.

 

Фото: https://pixabay.com/ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев