Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәсимә Закирҗанова: "Ризыкны жюрига тәкъдим иткәч, дулкынланудан калтырап тора идек"

Курыккан эш хәерле була, диләр бит. 1-3 февральдә узган WorldSkilss республикакүләм конкурсында «Камыр һәм икмәк-күмәч ризыклары» компетенциясендә катнашучы Рәсимә Закирҗановага жюри алдында дулкынланырга туры килгән. Нәтиҗәдә, Балтач районының Кили авылында туып үскән кыз Татарстан күләмендә өченче урынны яулый.

Арча агросәнәгать көллиятенең дүртенче курсында укучы Рәсимә җәмәгать туклану өлкәсендә технолог белгечлегенә укый. Кечкенәдән "Смак", "Хәерле иртә, Татарстан!" тапшыруындагы аш-су сәхифәләрен яратып караган кызның бу юнәлешне сайлавы гаҗәпләнерлек түгел.

- Балтач районында укыган вакытта ук, Арчадагы әлеге көллиятне үрнәк итеп куялар иде. Җитмәсә, мин укырга керер алдыннан, биредә технолог белгечлеге ачылуы да шушында укырга керергә этәрде. Гаиләбездә кулинария өлкәсендә махсус белем алган кешеләр булмаса да, әнием пешергәндә, аңа һәрвакыт булыша идем. Һәр һөнәрнең үзенчәлекле яклары булган кебек, безнекенең дә мавыктыргыч яклары күп. Шәхсән миңа, ризыкны кешегә тәкъдим итәр алдыннан аны бизәп бирү ошый, - диде "Intertat.ru" хәбәрчесенә Рәсимә.

Ризыкның бизәлешенә студент кызны көллияттә төшендергәннәр. Мисал өчен, көллият укучылары кондитер ризыкларын камырдан ясалган боҗра, йөрәк, чәчәк, яфраклар формасы белән бизиләр.

4 сәгатьтә - өч ризык пешер!

WorldSkills республика конкурсында катнашырга Рәсимәгә көллиятнең директоры урынбасары тәкъдим иткән. Әле быел беренче тапкыр гына катншуы гына булса да, бу ярышлар турында инде күптәннән хәбәрдар булган студент кыз. Рәсимәне республика этабына көллиятнең лабораториясендә бер ай дәвамында укытучысы Сания Хаҗиәхмәтова белән әзерләнә.

Аш-суларның рецептлары, күпме ингредиент кирәк булуы, калькуляция ясау (ризыкны әзерләү өчен кирәкле чыгымнар), өстәмә хакын (наценка) чыгару - боларның барысын да Рәсимә тапкырлау таблицасын белгән кебек белергә тиеш була.
Өч көнгә сузылган ярышларның һәрберсендә 4 сәгать эчендә ике ризык әзерләргә кирәк була. Рәсимә беренче көнне үрелгән халы (ипи төре), французча киш (безнеңчә, балык пирогы) пешерсә, ярышларның икенче көнендә ачы камырдан пешерелгән икмәк һәм серле ипи, сөткә-майга изелгән (сдобное) камыр пешерү таләп ителә. Конкурсның өченче көнендә генә бераз искәрмә була: ике сәгать эчендә өчпочмак һәм багет пешерергә кирәк була.

- Биремнәрне алдан әйтсәләр дә, ярышларда үзгәрешләр булганын сиздем. Мисал өчен, серле ипи дигән ризыкны корица белән пешерергә тиеш идек. Әмма аның урынына көнбагыш кулландык. Конкурс вакытында минем өчен иң җиңеле өчпочмак белән французча киш пешерү булса, ачы камырдан ипи ясау бер дә җиңел булмады. Аны пешергәндә, сиңа бәхет елмаямы-юкмы икәнлеген белмисең, чөнки чүпрә кабармаска да мөмкин бит. Гомумән, пешергән ризыкларыбызны жюрига тәкъдим иткәндә, бик дулкынландык, хәтта калтырап төшә идек", - ди WorldSkills ярышында катнашкан кыз.

«Өчпочмак пешергәндә, кайберәүләргә бәхет елмаймады»

Шунысын да әйтеп үтик: әлеге ярышларда Татарстанның һөнәри уку йортлары укучылары катнашты. Арча студенты белән ярышкан башка катнашучылар да төшеп калганнардан булмый. Рәсимә үзенең төп көндәше итеп, ул Казан кооператив институты студентында укучы Игорь булган, дип саный.
- Ул, егет кеше булса да, бөтен эшен пөхтә итеп башкарды. Чөнки чисталык безнең компетенциядә иң төп критерий булып санала, - ди ул.

Ярышлар дәвамында көлкеле хәлләргә урын калмый, чөнки катнашучыларның барысы да җитди булган. Тик катнашучылар арасында күңелсезлеккә юлыкканнар да очрый. Студент кыз әйтүенчә, кайберәүләр, өчпочмак пешергәндә, ризыкның кырыйлары ачылып киткән мизгелләр дә булган.
- Бу вакытта көләсе дә килми, елап, кайтып китәсе генә килә. Аллага шөкер, минем андый мизгел булмады, - ди Рәсимә.

Кызганыч, республика күләмендә призлы урын алучыларга да диплом, катнашу турындагы сертификат һәм медаль генә бирелә икән. Материаль яктан булышу юк.

"Фирменный" ризыгы булмаса да, тортлар пешерергә ярата

Әлегә Рәсимәнең күңелен яулаган егет әлегә юк. Уңган-булган кызның тәмле ризыкларын авыз итәргә теләүче көчле затларның әле шанслары күп, дип әйтергә мөмкин.

Уку-уку белән, дуслар-дуслар белән инде. Рәсимә дә үзе дә якыннарын татлы ризыклар белән сөендерергә ярата. Ләкин әлегә үзенең "фирменный" ризыгы әлегә юк, ул - эзләнүдә. Тортлар арасыннан бисквитлыларына өстенлек биреп, аларны төрле формада пешерергә ярата. Шуларның берсен Сезгә дә тәкъдим итә.

"Бисквитлы могҗиза" торты рецепты:
Порциясе: 8 кешелек
Әзерләү вакыты: 40 минут
Ингредиентлар:
Йомырка - 4 данә
Он - 120 грамм
Шикәр - 120 грамм + крем өчен шикәр
Ванильлле шикәр - 1 чәй кашыгы
Разрыхлитель - 1 чәй кашыгы
Какао-порошок - 1,5 аш кашыгы
Банан (эре) - 3 данә
Каймак (майлылыгы 20 проценттан ким булмаган) - 1 банка
Бисквит өчен камыр:
1. Мискада 4 йомырка сытып, миксер белән, ак күбекләр пәйда булганчы, болгатабыз.
2. Шушы массага шикәр, ванильле шикәр кушып, күпертәбез.
3. Аннан соң он, разрыхлитель кушып, болгатабыз.
4. Шушы массага какао кушып, катнашма бер төрлегә әверелгәнче болгатабыз. Камыр куе каймакны хәтерләтергә тиеш.
5. Камыр әзер булгач, тирән табага пергамент салып, шуның өстенә камыр салабыз. Пергамент бисквит көймәсен һәм йомшак булып пешсен өчен кирәк.
6. Камырны 180 градуста пешерәбез. Бисквит әзер булгач, өстендә кетердәп торган корочка пәйда булырга тиеш. Аның әзерлеген тешказыгыч белән тикшерәбез.
Крем өчен:
Бер банка каймакка шикәр өстәп, миксер белән шикәр эреп беткәнче болгатабыз.
Тортны пешерү:
1. Бисквит әзер булгач, аны тигез итеп дүрт катлам (корж) бүлергә кирәк.
2. Беренче катламга каймаклы кремны жәлләмичә сыларга кирәк. Аннары өстенә түгәрәкләнеп киселгән банан тезәргә.
3. Бу процессны катламнар беткәнче кабатларга, соңгы катламның өстенә дә крем сыларга. Торт әзер.

Рәсимәне рестораннар көтә

Хәер, Рәсимә туктап калырга җыенмый. Алга таба да үз һөнәренә тугъры калып, шушы өлкәдә эшләргә җыена. Чөнки аның фикеренчә, җәмәгать туклану өлкәсе технологы - һәрвакыт киң кулланылышта булган һөнәр.

Минемчә, бу һөнәрнең бер генә уңайсыз ягы бар: көне буе аяк өстендә тору ардыра, хәтерең дә яхшы булу кирәк, - ди ул. 4 курсны тәмамлагач, Казан кооператив институтына читтән торып югары белем алыргы җыена. Параллель рәвештә үзенә тәҗрибә тупларга тели. Бәлки Казанның затлы ресторанынында эшләү бәхете елмаер аңа!

Шунысын да әйтик: Рәсимә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан грант та ала: айлык стипендиягә өстәмә рәвештә 900 сум акча алып бара. Республика Хөкүмәтенең 16 мең сумлык стипендиясен дә алган.
Эльмира Гаянова, Арча агросәнәгать көллияте директорының укыту эшләре буенча урынбасар:

- Безнең укучылар, республикада WorldSkills хәрәкәте җәелдерелгәннән бирле, бу төр ярышларда катнашып килә. 1-3 февраль көннәрендә Казанда уздырылган ярышларда безнең өч студентыбыз катнашты. Рәсимәдән тыш, Искәндәр Вафин "Плитка ябыштыру" компетенциясендә - икенче, "Кирпеч салу" компетенциясендә өченче урынны алды. Былтыр исә "Авыл хуҗалыгы машиналары", "Кондитер эшләнмәләре", "Камыр һәм иксәк-күмәч ризыклары" компетенцияләрендә призлы урын алдылар. Хәзер студентларыбыз уку йортын тәмамлаганда квалификация имтиханнарын да WorldSkills кагыйдәләре буенча тапшыра.
Белешмә:
1-3 февральдә Казанда һөнәри уку йортлары арасында WorldSkills чемпионатында "Камыр һәм икмәк-күмәч ризыклары» компетенциясе призерлары:
1. Арина Бусова (алтын медаль) - 533 балл;
2. Илдар Дәүләтшин Илдар (көмеш) 521 балл;
3. Рәсимә Закирҗанова (бронза) 518.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА,
intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250