Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рөстәм ИБРАҺИМОВ: «Бәрәңгене каен яфрагы бер сумлык тәңкә кадәр булганда утыртыгыз»

Чәршәмбе һәм шимбәгә килгәндә, берәүнең ул көннәрне чәчәсе килмәгәндер, күршеләренең дә иртәрәк утыртуын теләмәгәндер.

Бер төп бәрәңгедән бер чиләк уңыш алып буламы? Тырышканда – ничек кенә әле! «Органическое земледелие» клубы җитәкчесе Рөстәм ИБРАҺИМОВ безгә күп итеп бәрәңге алу серләре турында сөйләде.

– Чәчәр алдыннан бәрәңгене дезинфекцияләргә ки­рәк. Бу очракта күбебез марганцовкадан файдалана, аңардан кала башка биологик препаратлар да, шул исәптән химик препаратлар да бар. Бәрәңге сакланган подвал, базда черек бәрәңге булмый калмый, шуңа да авыру тудыра торган микроблардан котылырга кирәк. Орлыкка дигән бәрәңгене сеткалы чиләк яки яшелчәләр өчен махсус ясалган пластик тартмага тутырасың да марганцовкалы су салынган зур гына тазга манып аласың. «Фармайод», «Сияние», «Ризоплан» препаратларын да кулланырга була, алар патоген микробларны бетерә һәм тамырның туклану сыйфатын яхшырталар.

– Чыбык личинка (аны икенче төрле каты корт диләр, русчасы – проволоч­ник) белән зарарланган бәрәңгене утыртырга буламы?
– Каты корт известь күп керткән туфракта була. Бәрәңгене алгач, горчица сибегез яки бәрәңге утыртасы чокыр­чыкка горчица түбен (жмых) салыгыз. Каты корт күп булмаса, бер-ике кашык җитә. Шактый зарар китергән туфракка – ярты стакан чамасы. Горчица үзенең исе белән каты кортны, май коңгызын (хрущ) куркыта. Тик шуны да истә тотыгыз: авыл җирендә күпләп утыртучыга бу ысул кыйммәткә төшә. Туфракка махсус препаратлар да кертергә мөмкин. Бәрәңге утырта торган чокыр­чыкка кыш буе җыеп киптереп куйган мандарин яки әфлисун кабыгын да салып калдыра аласыз. Суган кабыгы да булыша.

– Бакчачылар йомырка кабыгы, көл дә салып калдыралар дип беләм.
– Алары да ярый. Көл туфракны калийга һәм фосфорга баета. Йомыр­ка кабыгында кальций бар. Болар – өстәмә тукландыру чарасы, чөнки бәрәңгене ел да бер урынга, бигрәк тә авыл җирендә һаман шул бер бакчасына утыртып торалар. Җирне ял иттереп тору юк. Ә туфрактан исә кирәкле микроэлементлар юыла. Шуңа да җир өстәмә тукландыруга мохтаҗ. Көл исә авылда яшәүчеләр өчен дефицит әйбер түгел, акча да түләп алырга кирәкми.

– Төрле ышанулар буенча бәрәңгене, имештер, чәршәмбе һәм шимбә көнне, тал песие уянган атнада утыртыр­га ярамый. Бу сынамышларга ышанырга кирәкме?
– Тал песие уянган вакытта әле салкын була. Моны шуның белән аңлата алам. Ә чәршәмбе һәм шимбәгә килгәндә, берәүнең ул көннәрне чәчәсе килмәгәндер, күршеләренең дә иртәрәк утыртуын теләмәгәндер. Шуңа бу сынамышны уйлап чыгаргандыр дип кенә әйтергә кала инде.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/intervyu/brgene-kaen-yafragy-ber-sumlyk-tk-kadr-bulganda-utyrtygyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы