Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рөстәм җиләкләре яки Галиуллиннар плантациясендә (+фото)

Күп кеше бакча җиләге уңышыннан зарлангач, бик кызыксынсам да, Яңгулда виктория үстерү белән шөгыльләнүче Рөстәм Галиуллинга шалтыратырга кыймый йөрдем. Аларда да шул ук хәлдер, болай да уңыш начар, сез дә эч пошырмагыз әле дияр кебек тоелды. Ни дисәң дә, аның өчен бу бит инде шөгыль генә түгел, эше, "ипие". Тик...

Хәтерләсәгез, үткән ел инде "Хезмәт" газетасы бу егетнең беренче уңышлары турында язган иде. Укымый калучылар өчен мәгълүмат: Рөстәм - Яңгул егете, райондашларга яхшы таныш булган Яңгулның элекке икмәк пешерү комбинаты директоры Зөлфия апаның улы. Моннан ике ел элек җир алып, гектар ярымда виктория, бер гектарда сарымсак, татлы борыч, бер гектарда кара карлыган утырткан. Гаиләләре белән эшлиләр. "Каян бу юнәлешкә кереп киттең, ни өчен нәкъ менә җиләк, карлыган?" - дигән сорауны Рөстәмгә инде бик күп кеше биргән. Әлегәчә үзе дә җавабын эзләп таба алмый икән. "Алайса, бар хикмәт тынгысыз, тырыш, тәвәккәл Зөлфия апа малае булуда", - дим, ярымшаяртып (әтисе Равил абый үпкәли күрмәсен берүк, Зөлфия апаны әйбәт белгәнгә шулай диюем). Килешә. Күптәнге танышым Зөлфия апа чыннан да шундый, ул җитәкчелек иткән елларда Яңгул ипие районда, тирә-якта данлыклы булды.

- Эшкә керешкәнче иң элек Яшел Үзәндәге республикада танылган җиләкче Илдар Ситдыйковка барып өйрәндем, алар эшләгән технология белән эшли башладык. Ул бик ярдәмчел кеше булып чыкты, бик күп киңәшләр бирде, әле дә гел хәбәрләшеп торабыз. Быел яз соңгарак калгач, без дә бер айга якын соңрак тотындык. Үткән ел инде 19 апрельдә җир өстенә кергән идек, быел 12 майда гына эшли башладык. Шуңа да уңыш бераз соңарды. Яңгырлы көннәрдә дә тоткарланган иде. Берничә көн кояшлы булуга, җиләкләр шулкадәр тиз өлгерә башлады - инде базар җиләк белән тулды. Без дә көн саен 300-400 килограмм тирәсе җиләк сатабыз, - дип сөйли Рөстәм.

Җиләкләрне гадәттә юл уңаеннан гына (ә плантация олы юлдан берничә адымда - Яңгул сепараторлык пункты артындагы басуда гына) дип кереп алучылар күп, махсус атап киләсе дә юк, хәтта үз чиләгең, үз савытың булу да кирәк түгел, бушлай әрҗәләр белән биреп җибәрәләр. Әле чиләк алып килүчегә дә (без барында да бер сатып алучы, әрҗә кадәр әрҗәне бушлай бирүне аңлап бетермәде шикелле, үз чиләгем бар, шунда гына салыйк дип, кат-кат кабатлады), җиләкләрне чиләккә бушатуы кыен дип, әрҗәсе белән генә бирәләр. Сытылмый да, алып кайтырга да уңайлы.

Атнага ике көн Малмыжга төшсәләр, пәнҗешәмбе көнне Балтач базарына менәләр икән. Инде үз клиентлары бар. Үткән ел сатып алучылар да Рөстәм җиләкләрен эзләп килә.

Без барганда җәйге чорга биредә җиләк җыярга, чүп утарга дип эшкә кергән мәктәп укучылары җиләк тулы әрҗәләрне складларга куеп, төшке ялга кайтырга җыена иде. Аларны шул чакта фотога алдык.

- Балалардан тыш даими эшләүче өч эшчебез бар, калганын үзебез гаилә белән эшлибез, - дип дәвам итә Рөстәм. - Быел гектар ярым җирне парга калдырган идек, киләсе язга анда да җиләк утыртырга исәп.

- Районда конкурентлар юкмы әллә? - дим, сату-урнаштыру белән пролема булмасмы, җиләк бит ул озак сакланмый, дигән шикле уйлар эчендә.
- Бар, нишләп булмасын, - ди ул. - Алар үзләренчә эшли, без үзебезчә. Бер-беребезгә комачаулыйбыз дип уйламыйм. Ә үстергән җиләкне, тырышсаң, сатып була инде. Әле бит без шушы район территориясеннән читкә чыкмыйбыз дисәң дә була. Күпләп алучыларга, Казан базарларына мөрәҗәгать иткәнебез дә юк.

- Быел бакчачылар җиләк чери дип зарланды, сездә дә шулаймы? - дип кызыксынам.
- Пленканың файдасы зур, аннан соң агротехниканы төгәл үтәгәч, бездә андый проблема булмады.

- Бәлки ашламалар күп кулланасыздыр?
- Нитратларны бөтенләй кулланмыйбыз. Язын бакыр купоросы сипкән идек, бераз азотлы ашламалар керттек, әйтәм бит, технологияне төгәл үтәргә тырышабыз, шул гына.

Галиуллиннар җиләктән тыш үткән ел сарымсак белән бергә татлы борыч та үстергәннәр. Быел исә борыч утыртмаганнар. "Үткән ел татлы борычның бәясе төште, алучы калмагач, сыерларга ашатып бетердем", - дип көлә Рөстәм. Әйе шул, җитештерү һәрчак табыш китерми, йә отасың, йә отыласың. Әмма тәвәккәлләрне бу гына туктатмый, быел сарымсак та бик әйбәт, карлыганнар да мул уңыш вәгъдә итә, ди эшмәкәр егет тә.

Менә бит, ниһаять, безнең районда да терлек асрау, сәүдә, хезмәт күрсәтү юнәлешләре белән бергә яңа тармак, яңа юнәлеш "тамыр җибәрә". Уңышлы туфракта булсын иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250