Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рөстәм Миңнеханов Балтач һәм Смәелгә җиңел машина ачкычы тапшырды

Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика спорт-бәйгесендә җиңүчеләргә яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды. Алар арасында Балтач шәһәр белән Смәел авыл җирлеге башлыклары да бар.

Әлеге тантаналы чара бүген Казанда Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы Ассоциациясенең XI cъезды уңаеннан, республика Дәүләт Советы каршында узды.

Быел бәйгегә 206 гариза тапшырылган булган. Муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеген җирлектәге халык санына, салымнан һәм салымнан тыш кергән табыш, терлек исәбе, торак төзелеше, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программаларында катнашуга карап бәяләнгән.

Муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары безнең республиканың нигезе булып тора, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә. "Сез мөһим эшне башкарасыз, ансыз тотрыклы яшәешне, республиканың системалы үсешен тәэмин итү мөмкин булмас иде. Шуңа күрә сез республиканың гына түгел, ә ил күләмендә дәүләт хакимияте системасында иң мөһим буыннарның берсе", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты муниципаль берәмлек башлыкларына.



tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250