Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рөстәм Миңнеханов: Кышка әзерлек – беренче урында торучы мәсьәлә

Президент әйтүенчә, ягу сезонына әзерлек барышында, алдан күрелмәгән хәлләргә әзер тору мөһим.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кышка әзерлек – беренче урында торучы мәсьәлә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Киңәшмәдә ягу сезонында ягулык-энергетика һәм торак- коммуналь комплекс оешмаларының эшенә бәя бирелде, киләсе елгы ягу чорына әзерлек мәсьәләләре каралды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, тулаем алганда, соңгы еллардагы көзге-кышкы чор, муниципаль район җитәкчеләренең, торак-коммуналь комплекс, җылылык-энергетика станцияләре эше өчен җавап бирүче оешмаларның үз эшенә җаваплылык белән каравын күрсәтә. “Җайга салынган эш нәтиҗәсендә, торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика предприятиеләренең 2017-2018 елгы кышкы сезонга әзерлек эше билгеләнгән срокларда тәмамланган. 2017-2018 елларда ягу чорының авариясез узуы өчен, энергия белән тәэмин итүче оешмалар, табигый газдан файдаланучылар, муниципаль берәмлекләр арасында табигый газ белән тәэминат буенча “Газпром Межрегионгаз Казан” белән килешүләр төзелгән”, - диде Хөкүмәт җитәкчесе.

Ул Торак-коммуналь хуҗалык инспекциясе тарафыннан 1776 объект тикшерелгәнен, 103 физик һәм вазифаи зат, 47 юридик зат җаваплылыкка тартылганын билгеләп узды. 45 районның 37се 2017-2018 елгы ягу сезонына әзерлек паспорты алганын, ә Казан, Чаллы, Әгерҗе, Яңа Чишмә, Алабуга, Әлмәт, Спас, Югары Ослан районнарына мондый паспорт бирелмәгәнен әйтте. “Коммуналь комплекс предприятиеләренең әзерлеген тикшерү барышында, Ростехнадзор кисәтүләре юкка чыгарылды. 4 муниципаль берәмлектә әзерлек актлары ясалды. Тагын 4 районда кисәтүләрне 2018-2019 елларның ягу сезонына әзерлек чоры алдыннан бетерергә җыеналар”, - дип Песошин моның штаб утырышларынлда контрольдә тотылачагын әйтте.

Аның әйтүенчә, былтыргы кышкы ягу сезонына әзерлекнең үзенчәлеге – Казанның җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының энергияне куллану нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, кайнар су белән тәэминат өчен индивидуаль җылылык пунктларына күчү булган. “Тулаем алганда, ягулык- энергетика комплексы эше тотрыклы оештырылды. Бүген, алдагы ягу чорына әзерлек алдыннан, барлык министрлык һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр арасында эш җайга салынган булырга тиеш”, - диде.

Рөстәм Миңнеханов ягу чорына әзерлек мәсьәләсендә вак әйберләр булмавын, һәрнәрсә исәпкә алынырга тиешлеген әйтте. “Кышка әзерлек – беренче урында торучы мәсьәлә. Алдан күрелмәгән вазгыятьләр туып тора. Алар җаваплы кешеләр булмаганга, профилактика үтәлмәгәнгә килеп чыга. Игътибарлы булу, барысын да тикшерү кирәк. Берничә муниципалитетта ягу чорына әзерлек паспортлары булмаган. Әйе, ниндидер сораулар туа, ләкин аларны без хәл итәргә тиеш. Безнең өчен беркем эшләямәячәк. Барлык документлар тәртиптә булырга тиеш. Уйламаган җирдән берәр хәл килеп чыга калса, прокурор, һичшиксез, сораячак. Вазифаи затларга моның өчен җавап бирергә туры киләчәк. Шуңа күрә бу мәсьәләдә вак-төякләр юк, бу һәр авыл, шәһәр җирлегендә гражданнарның көнкүрешен тәэмин итү дигән сүз. Кичәге давыл нәтиҗәсендә дә, берничә урында электр энергиясе бирү өзелде. Бу әле безнең челтәр хуҗалыгы яхшы эшләгән вакытта да. Берничә сәгать эчендә бу сораулар хәл ителде, әмма барыбер тулы әзерлек режимы булырга тиеш”, - дип ассызыклады Президент.

Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петровка мөрәҗәгать итеп: “Сезнең бурыч бу. Сез күзәтчелек органы гына түгел, сез остазлар, укытучылар кебек тә булырга, кайда нәрсә төзәтәсен әйтеп торырга тиеш”, - диде. Президент әйтүенчә, ягу чорына әзерлек чараларын график буенча эшләү кирәк. “Без кайда нинди инспектор җибәрәсен белергә тиеш. Җылылык биргәндә генә түгел, бүгеннән үк инспекторлар урыннарга барса, ниндидер күрсәтмәләр бирсә, яхшы булыр иде. Аларның бурычы штраф язу, җәзалау гына түгел, ә системаның ышанычлы эшләве. Без бер көймәдә”, - диде.

Рөстәм Миңнеханов Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Ростехнадзор идарәсе һәм муниципалитетларның эшен координацияләргә кирәклеген белдерде. “Бәлки, шулай да үтәр әле дигән әйбер булырга тиеш түгел. Әйдәгез, бергә хәл итик мәсьәләләрне”, - диде Президент. Ул Урыссуны мисалга китереп, мәгълүмат бирү ягыннан эш отышсыз булганын әйтте. “Бу безнең гаеп. Мәгълүмат бирү, аңлату ягыннан без җитди эшләргә тиешбез. Без кешеләргә ни өчен шулай эшләгәнне аңлатырга тиеш. Ике контурлы казаннар алган кешеләр, беренчедән, акчаны әзрәк түли, икенчедән, ел әйләнә җылылык, кайнар су бар. Бу моментларны исәпкә алырга кирәк. Су, җылылык белән тәэминат, газ хуҗалыгы – бу системалар синхронлы төстә эшләргә тиеш”, - дип белдерде Президент.

 

Фото: president.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышка әзерлек