Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рөстәм Миңнеханов Минзәлә янындагы самолет һәлакәте урынына килде

Һәлакәткә очраган самолет бортында 23 кеше булган.

Минзәлә районында L-410 самолеты һәлакәткә юлыккан. Татарстанның Минзәлә районында L-410 самолеты һәлакәткә юлыгу урынына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Фаҗига турында хәбәр 9.11 сәгатьтә килде, самолет бортында 23 кеше булган. 

«Район башлыгы Айдар Салахов вакыйга турында җентекләп сөйләде. Ашыгыч ярдәм кареталарында алты кешене реанимациягә алып киттеләр. Тикшерү эшләре алып барыла, психологлар китерелде", - диде ул.

Фаҗига урынында барлык коткару хезмәтләренең эше дәвам итә. Авария-коткару хезмәтләре самолетның януына юл куймады.

Минзәләдә оешкан штаб киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 11 нче октябрьне Татарстанда матәм көне дип игълан итү турында Карар кабул ителгән.

Самолет бортында 23 кеше булган, шуларның 16сы һәлак булган.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Азьлане" газетын ужасьёс самолет егылып төшкән