Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты.

Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

"Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, урыннардагы башлыклар. Иң катгый чаралар күрүне сорыйм (янгынга каршы чаралар үткәргәндә). Кем генә булмасын, бүген Иминлек-иң мөһиме. Без тулы бер торак пунктларның юкка чыгуын күрәбез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Президент гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны катгый үтәргә чакырды, аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, ел башыннан Татарстанда янгыннарда 100 дән артык кеше үлгән.

 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы Рөстәм Миңнеханов Президент