Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рөстәм Нәбиев әниләренә сюрприз әзерләгән...

Аның шушы көннәрдәге игелекле гамәле аеруча сокландырды. Рөстәм ике әнисен - үзен тәрбияләп үстергән апасын һәм хатыны Индираның әнисен Төркиягә ял итәргә җибәргән. Дөресрәге, ул диңгезгә юллама алып, аларга чын-чынлап сюрприз эшләгән.

Омск шәһәрендә булган фаҗига вакытында аяксыз калган солдат Рөстәм Нәбиев Инстаграм битендә тормышындагы истәлекле вакыйгалар турында язып бара.

Аның шушы көннәрдәге игелекле гамәле аеруча сокландырды. Рөстәм ике әнисен - үзен тәрбияләп үстергән апасын һәм хатыны Индираның әнисен Төркиягә ял итәргә җибәргән. Дөресрәге, ул диңгезгә юллама алып, аларга чын-чынлап сюрприз эшләгән.

Рөстәм үзе язуынча, бер яшендә әнисез калуы, апасы гаиләсендә тәрбияләнүе хакында язганнан соң аңа Инстаграмда бик күп комментарийлар калдырганнар. Шулар арасыннан берсе  Рөстәмгә әнисе урынына калган апасына рәхмәт йөзеннән шифаханәгә юллама алып бирүләрен тәкъдим иткән.

- Бу сүзләр минем баштан чыкмады, күп нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итте, - дип яза Рөстәм. - Аларның икесенә дә 62 яшь. Икесе дә үз гомерләрендә бер тапкыр да диңгез күрмәгән... Бүген инде алар Урта диңгез буенда комда кызына.

 

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Нәбиев