Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәсәйдә Яңа елны шампан шәрае белән каршыласалар, бер бокал су белән каршы алучылар да бар

Бу кайсы илдә шулай икән дип кызыксынасызмы? Һәрхәлдә Россиядә түгел.

Рәсәйдә Яңа елны бизәлгән чыршы, шампан шәрабе белән тулган бокаллар, төрле утлар һәм мандарин исеннән башка күз алдына китерүе кыен булса, Кубада аны бер бокал су белән каршы алалар икән. Великобританиядә Яңа ел алдыннан, төнлә белән өйләрнең арткы ишекләрен ачып куялар. Бу иске ел чыгып китсен өчен эшләнә. Сәгать төнге уникене суккач, өйнең алгы ишеге ачыла. Шулай итеп, Яңа елны каршы алалар.

Шотландиядә Иске елны яндыру йоласы башкарыла. Кайнар сумала тутырылган мичкәне урам буенча тәгәрәтеп җибәрәләр. Бу урамны иске елдан "чистарту" һәм "арындыру" өчен эшләнә.

Болгариядә Яңа елга аяк басарга өч минут калгач, өйләрдәге ут сүндерелә. Бу өч минутны үбешүләргә багышлыйлар.
Италиядә Иске елны колач җәеп озаталар. Яңа ел төнендә өйнең тәрәзләреннән барлык кирәксез әйберләр "очып чыга".

Бразилиядә яшәүчеләр Яңа ел кичендә комлы пляжга меңләгән шәм тезә. Хатын-кызлар диңгезгә чәчәк таҗы, яфраклар сибә.

Кубада Яңа елны бер бокал чиста су белән каршы ала. Ләкин алар аны эчмиләр, ә төнлә белән тәрәзәдән урамга түгәләр. Болай эшләү шатлык китерәчәк, дип ышана алар.

Кытайда исә Яңа ел иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Кытай халкы бәйрәмне календарьга бәйле рәвештә гыйнварда яисә февральдә үткәрә. Гаиләң белән урамда йөрү матур традицияләрнең берсе. Урамда меңләгән фонарьләр эленә.

Кыскасы, һәркемнең үз гадәте, үз йоласы.


Ә сез яңа елны ничек каршы аласыз?
–гаилә белән, мул сыйлы табын артында
–гадәттәге бер кич кебек үткәрәбез
–дуслар белән
–үзебезнең аерым гадәт бар
–үткәргән юк
–телевизор каршында
–ихластан яратып бәйрәм итәбез

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел