Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рушания Шакирова: “Гомер көтми икән”

Мәктәп еллары иң күңелле вакыт. Дуслар белән булган матур вакыйгалар, мәктәптә узган күңелле чаралар - болар барысы да онытылмаслык хатирәләр. Сыйныфташлар белән бергә җыелган чакта: "Без укыганда башкача иде", - дип искә алырга яратабыз.

Әйе, чыннан да нәрсәсе белән кызыклы иде соң безнең мәктәп еллары? Бүгенге кебек компьютер класслары да юк, чит телләрне өйрәнү дә чикләнгән иде. Шулай да без күп яктан өстен идек. Минемчә, ул чорда укучыларда җаваплылык хисе көчле иде.

Инде менә мәктәпне тәмамлаганыбызга да 40 ел булган. Очрашу көнен һәрбарчабыз ашкынып көтте. Чөнки 40 ел эчендә кеше башыннан ниләр генә үтми, төрле вакыйгалар була, кайгысы, хәсрәте дигәндәй, шуңа күрә сөйләшер сүзләр бик күп. Тормыш агымын кирегә борып, дөнья мәшәкатьләрен онытып, инде артта калган, әмма безнең өчен бик кадерле булган балачакка кайттык.
Ерак араларны якын итеп очрашуга кайткан Наилә белән Гүзәлияне күргәч, бигрәк тә сөендек. Гүзәлия мәктәп елларын бик сагынып, күзләргә яшь китерерлек итеп сөйләде. Нинди генә эшкә тотынсак та, күңел биреп, җиренә җиткереп башкардык. Мәктәп яны участогында җиң сызганып эшләүләр генә ни тора! Укудан кайткач, "Тимур отряды" белән ялгыз әбиләргә барып кар көрәүләр, утын өюләр үзе бер күңелле иде. Безгә белем биргән укытучыларның инде күбесе безнең арабызда юк. Фирдәвес Бариев, Флера Бариева, Гайфи Хәбибуллин, Рамазан абыйны сагынып искә алдык. Яраткан укытучыбыз Мәэмүнә Габдрахмановна укыткан еллардагы кичерешләрен сөйләде, барыбызның да күңел капчыклары чишелде: кемдер үз фикерен көйгә салды, кемдер шигырь юлларына тезде, үзебез укыган заманның бер генә җыры да искә алынмыйча калмады.

"Үтми торчы, гомер, көт инде", дип җырларсалар да,гомер көтми икән, ярсу дәръя кебек ага да ага икән ул. Инде күбебезгә 55 тулган. Әмма боегырга урын юк. Алда әле безне тагын очрашулар көтә. Я Раббым, барыбызга да исән-имин булып, кабат очрашырга насыйп булсын.
Рушания ШАКИРОВА,
Норма авылы.
Фото: http://school20.by/index.php?option=com_content&view=archive&Itemid=9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250