Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Русиядә автоном Рунет турында закон көченә керде

1 ноябрьдән Русиядә, Бөтендөнья челтәре инфраструктурасыннан өзгән очракта, Рунетның тотрыклы эшләвен тәэмин итү турында закон үз көченә керде.

Әлеге закон нигезендә, интернетның Русия сегменты эшенә куркыныч тудыра торган факторлар барлыкка килсә, "Роскомнадзор" ил территориясендә гомум файдаланудагы элемтә челтәре белән үзәкләштерелгән тәртиптә идарә итүне үз өстенә ала алачак. Русия Министрлар Кабинеты идарә итү тәртибен раслаячак һәм куркынычларның төрен билгеләячәк. Мәскәүдә Гомум файдаланудагы элемтә челтәре белән идарә итү һәм мониторинг үзәге, федераль округларда исә ярдәмче үзәкләр булдыру күздә тотыла.

Русиядә Санлы үсеш, элемтә һәм коммуникацияләр министрлыгында искәртүләренчә, әлеге яңалык элемтәнең сыйфатында чагылыш тапмаячак, Русия кулланучылары исә бернинди үзгәрешләрне дә тоймаячак. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Интернетны үстерү институтында да шундый фикердә торалар.

«Русия дөньякүләм интернет-киңлекнең бер өлеше булып калачак, әмма киләчәктә Рунеттагы Русия сегментының тотрыклылыгы артачак кына», - дип белдерделәр институтның матбугат хезмәтендә, дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рунет