Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

һәрвакыт халкыбыз өчен горурлык

Соңгы 20 ел эчендә миңа күп мәртәбә Нью-Йорк шәһәрендә эшләп килүче татарлар клубында уздырыла торган  чараларда булырга туры килде.

Төрле елларда, төрле илләрдән килгән татар кешеләренең  үзләренең телен саклап, татарның агымдагы мәдәнияте, әдәбияте белән кызыксынып, аның казанышларын һәрдаим үзләштереп баруы һәрвакыт халкыбыз өчен горурлык һәм соклану хисләре тудырып тора.

Безнең чит илдә яшәүче татарлар белән мәдәниятебезнең үсеше һәм чигенүләре турында күп кенә мәгънәле сөйләшүләр булды. Ә аларның нәтиҗәләре безнең фикерләрнең уртаклыгын күрсәтте.

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда татар мәдәниятенең үсеше безнең күз алдында барды. Халык иҗатында актив катнашкан күп яшьләр үсеп, анда беренче тәҗрибә туплап, тиешле уку йортларында кирәкле белем алып, мәдәниятебезнең үсешенә үзләреннән бик зур өлешен кертте. Сөйләшү барышында бу тема да читтә калмады. Читтә яшәүче татарлар аларның барысын да хәтерли булып чыкты. Шагыйрьләрне, татар җырларын югары зәвыклы әсәрләр дәрәҗәсенә күтәргән танылган композиторларны, үзешчән авторларны искә төшереп, аларның җырларын җырлашып утырдык.

Кытайдан килгән бер татар кешесенең: «Алар арасыннан берәр исәне бармы?» – дип соравына Финляндиядән килгәне шунда ук Риф Гатауллинны атады. Һәм аның җырларын тыңлап, ничек үзләре рухланып яшәгән һәм балаларын шул рухта тәрбияләгәннәрен сөйләде. Бу минутларда мин Риф Гатауллинның нинди зур көчкә ия булган композитор, талант икәненә инандым. Чөнки аның җырлары тирән мәгънәле, һәр җырында аның үз алымнары ярылып ята, берсе дә гомуми калыпта түгел. Һәр җыры аның эчтәлегенә туры килеп, күңелнең иң ерак почмакларына барып җитә торган. Мин үземнең шул композитор белән таныш булуым, аның җырларын башкара алуым белән шатланып һәм горурланып утырдым, бер башка үсеп киткәндәй булдым.

Мин аларга Риф Хоббулович белән таныш булуым турында әйттем, аның иҗади юлы турында, танышуыбыз тарихын  сөйләдем. Үз вакытында Казанда ике бик танылган татар хоры бар иде. Аларның берсе – Ленин исемендәге мәдәният үзәге каршында оештырылган Шагеева җитәкчелегендәге, һәм икенчесе – Горький клубы каршында оештырылган С.Садыйкова җитәкчелегендәге  хорлар. Ике хор коллективы тыгыз элемтәдә торалар, якыннан аралашалар иде. Мин Шагеева җитәкчелегендәге хорда баянист-аккомпаниатор булып эшләдем, ә Риф – С.Садыйкова хорының солист-вокалисты иде. Әлбәттә, безнең бу аралашуның  шушы көннәргә кадәр дәвам итүенә бик шат булуымны әйтмичә кала алмадым.

Аның тыңлап туймаслык матур-матур, тирән мәгънәле җырлар язу белән бергә, халык иҗатының югары ролен күздә тотып, хәзерге вакытта үзешчән композиторлар берлеге оештырып, аны җитәкләве, алар иҗат иткән җырлардан торган җыентык бастырып чыгаруы турында әйттем. Соңыннан Риф Хоббуловичның күп еллар халык яратып җырлый торган, инде халык җырына әйләнеп беткән «Гармун алыйк әле, дускай» җырын бергәләп җырладык. Мине иң гаҗәпләндергәне Кытай татарының да, Финляндия татарының да җырның сүзләрен яхшы белүе булды. Соңыннан үзебезнең Ленин исемендәге мәдәният үзәгенең «Мирас» җыр ансамбле башкаруында композиторның шагыйрь Х.Әюпов сүзләренә язылган «Безнең гомер» җырының видеоязмасын карадык.

Очрашуның ахырында уртак фикергә килдек: алдагы елларда мәдәниятне үстерүне тәэмин иткән тәҗрибәне кулланырга, бу эшне активлаштыру өчен әйдәп баручыларны барларга һәм аларны башкаларга үрнәк итеп куеп, тиешле бәя бирергә кирәк. Алар арасында композитор Риф Гатауллин – иң лаеклыларыннан берсе.

Риф әфәнде, зур профессионал, чын милли татар композиторларыннан соңгы могикан буларак, без синең белән горурланабыз!

Риф Хоббулович Гатауллин-ның быелгы Тукай премиясенә лаек кандидатлар исемлегендә булуы безне куандыра. Без өметләнәбез: дөрестән дә, быелгы елның Тукай премиясе аңа бирелер.

Наил Бареев,

Ленин исемендәге мәдәният үзәге «Мирас» җыр ансамбле җитәкчесе, Муса Җәлил премиясе лауреаты (хор составында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар кешеләр