Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәрвакыт кирәк һәм һәрчак терәк

Равилә Шәйхетдинова тугыз дистәсен түгәрәкләсә дә, акыл камиллеге, йөз матурлыгы, күңел көрлеге, иртәгәге көнгә булган ышанычы белән сокландырды. Күзләр тимәсен!

Равилә апа тумышы белән Иске Салавыч авылыннан. Хезмәт биографиясен туган авылында бухгалтер ярдәмчесе булып башлап җибәрә ул. Аннан соң артельдә, балалар бакчасында эшли. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллар була бу. Бик иртә кул арасына кереп, өлкәннәр белән тигез дәрәҗәдә эшләргә туры килә. Равилә сер бирә торганнардан булмый. Тырышып эшли, гел алдынгы була. Сеңелләре Рафисә, Рәйханә өчен гел үрнәк була ул.Тырышларны, булдыклыларны егетләр дә күзләп кенә йөри. Авылның чибәр егете Сәләхетдин Равиләне үзенә гомерлек яр итә.

– Ул елларда тормышлар бик начар иде. Сәләхетдинне бераз акча эшләрсең дип апасы Ташкентка чакырып алды. Инде ул вакытта Рәшит улыбыз туган иде. Сәләхетдин бер елдан улым белән мине дә кайтып алды, – дип сөйли юбиляр.

Равилә апа лаеклы ялга чыкканчы сәнгать эшләнмәләре фабрикасында хезмәт куя. Гаилә сөенечләрен арттырып, Ренат, Рәшидә дөньяга аваз сала. Тормышлар да яхшыра төшә. Тик чит илдә ничек кенә яхшы булса да, туган як үзенә тарта шул. 2002 елда Равилә апа кызы Рашидә гаиләсе белән Балтачка кайтып төпләнә. Олы улы Рәшит гаиләсе дә тиздән туган якларга кайтып төпләнергә исәпли. Кызганыч, Сәләхетдин абый белән уллары Ренат кына Ташкент якларында ятып калган.

Равилә Шәйхетдинова тугыз дистәсен вакласа да, акыл камиллеге, йөз матурлыгы, күңел көрлеге, иртәге көнгә булган ышанычы белән безне таң калдырды. Күзләр тимәсен берүк!

Иркен йортта, кадер-хөрмәттә яшәүче Равилә апаның матур картлыкта, ихтирамда, кадер-хөрмәттә яшәвенә ихластан куандык. Әни диеп өзелеп торучы балалары, апа диеп хөрмәтләүче туганнары, әби, дәү әни дип кочагына сыенучы онык-оныкчыклары өчен һәрвакыт кирәк һәм һәрчак терәк Равилә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр