Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рүзәл белән Лилия оста пешекчеләр исеменә лаек булдылар (фото)

Бөтендөнья пешекчеләр көне унаеннан, 20 октябрьдә "Каенлык" кафесында "Хыял" яшьләр үзәге һөнәр лицеенда белем алучы егет-кызлар арасында "Осталык үрләренә" дип аталган бәйге үткәрде дип хәбәр иткән идек.

Булачак пешекчеләр бәйге вакытында тәкъдим ителгән азык-төлектән өч төрле ризык әзерләделәр. Өч команда да жюри хозурына белен, салат, бәрәңге белән балыктан әзерләнгән ризыклар тәкъдим итте.

Һәр команда бу ризыкларны үзенчә әзерләгән иде: кемдер салатны катлы-катлы, кемдер композиция формасында иҗат иткән. Бәрәңге белән балыкны да һәр команда үзенчә әзерләгән иде. Жюри аларның һәрберсен тәмләп карап, бәя бирде. Үзенчәлекле ризыкларны аерып алып күрсәтте.

Бәйгедә беренчелекне Рүзәл Гыйләҗетдинов белән Лилия Йосыпова яулады. Аларга кубок тапшырылды. Икенче, өченче урыннар өчен көч сынашкан Махриҗамал һәм Динар, Чулпан һәм Никитага дипломнар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250