Хезмәт

Саба һәм Кукмара районы машиналары Балтач җирендә бәрелешәләр (фото)

Норма - Бөрбаш юлында Пүскән авылы борылышына җиткәндә "Рено" һәм "ВАЗ 2112" җиӊел машиналары бәрелешә.

Бу хәл бүген иртәнге 8 тулып 20 минутта була. Туктап бетә язган машинага тайгалак сәбәпле Бөрбаш ягыннан килә торганы икенчесенә килеп керә. Нәтиҗәдә "Рено" юлдан төшеп каплана. Руль артында артында утырган 1968 елгы хатын-кыз алган яралардан вафат була, янында утырган пассажир да тән җәрәхәтләре ала. "ВАЗ 2112" шоферы һәм пассажиры үзәк хастаханәгә озатыла.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.


Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: