Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабада яшь конструкторлар фестивале узган

Фестивальнең төп максаты – мәктәп укучылары арасында инженерлык һәм иҗади конструкторлык фикерләүгә кызыксыну уяту.

(Саба, 3 июнь, "Татар-информ""Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). Саба районы үзәгенә яшь конструкторлар – халыкчан итеп әйтсәк, техника "җене" кагылган мәктәп укучылары ел саен үткәрелүче традицион фестивальгә җыелдылар. Укучыларның техник иҗатын үстерү һәм камилләштерү максатыннан оештырылучы иҗат күргәзмәсе быел да зур оешканлык белән үтте, дип яза район газетасы.Фестивальнең төп максаты – мәктәп укучылары арасында инженерлык һәм иҗади конструкторлык фикерләүгә кызыксыну уяту, фәнни-техник иҗатка тарту, диләр оештыручылар.Иҗат үзәге каршындагы мәйдан ул көнне гөр килде. Район мәктәпләренең күргәзмәгә алып килгән эшләнмәләрен кызыксынып карап торучылар арасында балалар гына түгел, өлкәннәр дә бар иде. Ул арада асфальтта зур тизлектә радио белән идарә ителүче машиналар «зыр» әйләнде. Шекше төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Айтуган Галимовның үзе ясаган мини-тракторы янында кайнашучылар аеруча күп иде. («МТЗ-2»нең баласы» дип таныштырды ул үзенең иҗат эшен). «Бу тракторны ясарга 3-4 айлап вакыт китте, бакча сукаларга, тырмаларга һәм башка авыл хуҗалыгы эшләре өчен бик кирәкле техника», – ди Айтуган. Шул арада корыч бахбаена утырып, мәйданны да әйләнеп килде (рәсемдә). Тимершык урта мәктәбенең иҗат түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр төсле калайлардан почта әрҗәләре ясыйлар икән.Шуларның берсе Инзил Әхмәтвәлиев: «Үз кулың белән ясаган-кибеттән алган түгел инде, үзеңнеке яхшырак та чыга, чыгымы да азрак була», – ди төрле төстәге матур әрҗәләргә ишарәләп. Остазы, мәктәпнең технология укытучысы Илнур Шәймурзин әйтүенчә, әле киләчәктә осталыкларын тагын да арттырырга уйлыйлар- тәрәзә йөзлекләре ясарга алынмакчылар. Материаллар белән иганәчеләр ярдәм итә икән, ди. Мичән төп мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Илназар Һадыев үзе ясаган катамаран, көймә модельләре яныннан да сокланмый узып китү мөмкин түгел иде. «Бик сәләтле укучы. Әле яңа гына Яшел Үзәндә узган судомодельләштерү буенча узган республика бәйгесендә призлы урын алып кайтты Илназар, – ди, укучысы өчен горурланып остазы Рафил Мөбарәков. Сабабаш төп мәктәбе укучысы Инсаф Шаманов ясаган тибрәлүче креслоның уңайлылыгын сынап, утырып-ятып карарга теләүчеләр да булды. Агач эшенә хирыс бу егет «ХХI гасыр Кулибиннары» республикакүләм яшь уйлап табучылар олимпиадасы җиңүчесе дә булган. Гомумән, әлеге күргәзмәгә килгән укучыларның күпчелеге фәнни-техник иҗат фестивальләрендә призлы урыннар яулаган укучылар. Фестиваль барышында 2017-2018 уку елында - робототехника, Юниор Скилс, авто, авиа, судомодельләштерү, яшь уйлап табучылар олимпиадасы кебек республикакүләм чараларда актив катнашкан укучылар сәхнәгә чакырып хөрмәтләнделәр. Күргәзмәне карап, укучылар эшенә зур бәя биргән район башлыгы Рәис Миңнеханов аларның һәркайсына яңа иҗат уңышлары теләп, Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.Кечкенәдән салынган нигез еллар узгач та онытылмый һәм булачак һөнәрне сайлаганда да кирәге чыгып куюы ихтимал. Яшь иҗатчыларны әнә шулай үсендерергә һәм үз осталыклары белән булдырган кечкенә генә хезмәт җимешләрен дә күрә белергә кирәк, диелгән район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге