Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабантуй кайтавазы (+фото)

Сабантуйлары бер сулышта, җырлап-биеп, күңел ачып узды да китте...Ә күпме хәтирәләрне, мизгелләрне күңелләрдә калдырды. 15 нче июнь көнне туган авылым Көшкәтбашта узган сабантуе әле бүген дә күз алдыннан китми.

Бераз гына салкын булса да, көне бик матур булды. 
Мәйданга кулларына шалканнар, Шалкан авыл байрагы, түгәрәк икмәк, чәкчәк тоткан балалар керә... аларны карт Шалкан-бабай каршы алды. Аларга иңнәренә гармун аскан егетләр кушылды. Бабай балаларга авылыбызның матурлыгын, аны саклап, яклап яшәргә кирәклеген аңлатты. Аннары алар җыйнаулашып чәй эчәргә киттеләр. 
Балаларны имам Габделфәрт абый алыштырды, изге теләкләрен җиткерде, бәйрәмне дога белән ачып җибәрде. Сүзне күмәк хуҗалык җитәкчесе Хәсәнҗанов Гомәр Мөбәрәкҗан улы алды. Ул барча халыкны бәйрәм белән котлады һәм хуҗалыкның алдынгыларына бүләкләрен тапшырды. Иң зур бүләк мөгаен тәкәләр булгандыр. Сабантуйларында язгы кыр батырларын гына котлыйлар иде. Быел бездә ИКЕ КЫР БАТЫРЫ- берсе 2017 елгы көзге кыр- урак батыры Әхмәдиев Мәлик булса, икенчесе быелгы язгы кыр эшләре батыры Фатыйхов Сәйдәш. Әлеге егетләрнең иңнәренә тәкәләр салынды. 
Сабантуй җыр-бию, уеннар белән дәвам итте. Уеннарда да бик теләп һәм яратып катнашты халык. Бер генә катнашучы да, олымы ул, баламы сабантуй бүләксез калмагандыр. 
Сабантуйның күрке булган көрәш батыры- абсолют батыр- Фәйзрахманов Рүзәлне егетләр күккә чөйделәр. Аның да иңенә бүләк тәкә салынды. 
Бәйрәмнең һәр мизгелен сүз белән генә язып, аңлатып бетереп булмый. Моның өчен анда үзең килергә, үзең күрергә кирәк. 
Сабантуй барышы шулкадәр уйланып, үткәннәрне искә алып, хәзергесен күреп, киләчәкне күзаллап язылган. Сабантуйны оештырган авылым активына, ярдәмен күрсәткән авылым халкына, күмәк хуҗалык җитәкчесе Хәсәнҗанов Гомәр Мөбәрәкҗан улына зур рәхмәт. Шушы авыл баласы булуым белән мин горурланам. Балаларымның Көшкәтбаш сабантуен яратып көтеп алулары йөрәкне иркәли. Сабантуй менә шундый була ул! Киләсе елда мәйданда тагын шулай матур итеп очрашырга язсын. Һәркем сәламәт, бәхетле булсын!

Суфия Низаметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев