Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Сабантуй көнне яуган боз икенче көнне генә эреп бетте, буалар китте, күперләр җимерелде»

Аксубайда халык Сабантуй белән бергә яңгырын да көткән. Тик көтмәгәндә килгән яңгыр күп кенә мәшәкатьләр ясап, шактый гына зыян салган.

– Әллә ниләр эшли белсәк тә, табигатькә каршы бара алмыйбыз. Бик матур итеп киенеп бәйрәмгә чыккан идек. Җиле дә көтмәгәндә чыкты. Кибетләргә күп зыян килде инде. Палаткалар авып бете, товарлары пычранды, – дип сөйли Аксубайда яшәүче Госман Хәбибуллин.

Васильевка дигән авылда яшәүчеләргә зыянның зуры килгән. Бакчаларына утырткан барлык яшелчәләр сынып беткән.

– Яңгыр көткән идек, менә нәрсә булды. Халык зар елый. Бакчаларны карарлык түгел. Боз 10 сантиметр чамасы яуды. Бер көннән соң да боз тора иде. Яңгыр аркасында буабыз китте. Күперләр җимерелде. Бәйрәм күңелсезрәк узды шул, – ди Васильевка җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин. – Башка мондый хәвефләр килмәсен иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы боз яуган