Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабантуй шатлыклары

Быелгы Сабантуй районыбызда яшәүче күп гаиләләргә үзгә шатлыклар алып килде һәм шуның белән ул истә дә калыр, мөгаен.

Берничә көн аерма белән генә ун гаилә, федераль программа нигезендә, яңа өйле булды (аларның бишесе турында газетабызның алдагы санында хәбәр иткән идек инде - ред.). Сугыш ветераннары толлары Нурҗиһан Гыйлаҗетдинова, Зәйтүнә Садыйкова, Саҗидә Закирова, әтисе мәрхүм сугыш ветераны булган, тумыштан инвалид Фәрит Гыйльмуллиннарга Балтачның иң матур урынында, бер-берсенә параллель ике урамда - Кол Шәрифтә һәм Девятаев исемендәге урамда бөтен уңайлыклары булган өйләр төзеп бирелде.
Шодада яшәүче Салихабану әби Сөләймановага бәйрәм алдыннан ике шатлык берьюлы килде: шул көнне үзенә 90 яшь тулды. Чепья авылында яшәүче Степанова Агафья Ивановна исә, 100 яшен тутырып, иң озын гомерле райндашыбызның берсенә әйләнде. Борнактан тыл һәм хезмәт ветераны, Герой-ана Мәсрүрә әби Габдрахманова да шул көннәрдә 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Балтачта яшәүче Альбина һәм Булат Мифтаховлар гаиләсендә, Сабантуй бүләге булып уллары дөньяга аваз салды.
Субаш кызы Алена Павлова белән Арча егете Раушан Ганиевлар район Сабан туе көнне үзәк ЗАГСта никахларын рәсмиләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250