Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабантуй үткәреләчәк...

Халык сүзләренә караганда, Сабантуй Татарстан районнарында 20 июньдә, ә авылларда 21 июньдә үткәреләчәк. Тик барысы да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның карарын көтә.

Быел, коронавирус таралу сәбәпле, массакүләм мәдәни чаралар күчерелде яисә бөтенләй үткәрелмичә калды. Шулай да, Татарстанның төрле районнарына шалтыратып сораштыру уздырганнан соң, Сабантуйның үткәрелү ихтималы зур икәне аңлашылды.

Халык сүзләренә караганда, Сабантуй Татарстан районнарында 20 июньдә, ә авылларда 21 июньдә үткәреләчәк. Тик барысы да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның карарын көтә.

Көрәш буенча дөнья чемпионы Раил Нургалиев Сабантуйны көрәш булганга күрә генә ошатуын әйтте: Быел Сабантуй булачак, ләкин халык аз килер, кешеләрне кертмәсләр дип уйлыйм. Онлайн форматта да үткәрелүе ихтимал. Сабантуй миңа көрәш булганга күрә генә ошый. Тик утырырга вакыт та юк анда. Сабантуйда син йә көрәшәсең, йә утырасың. Мәйданнан ярты сәгатькә китәсең икән, нәрсә булганын белмичә дә каласың. Туңдырма ашап йөри алмыйсың, гел бәйге үткән мәйдан янында булырга кирәк. Алайса, кызыгы да калмый.

«Халыкның күбесе үткәрмәү яклы» Арча районы Сикертән авылында, Сабан туе мәйданын пычрата дип, бозау арканлатмый торалар икән. Авыл җирлегендә бу мәгълүматны расламадылар да, кире дә какмадылар.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев бу мәгълүматны раслады: Үзем яшь вакытта Сабантуй җирендә бозау арканлаучылар бар иде, мәйдан Сабантуйга берәр атна кала җыештырыла, аның куркынычы юк. Бәйрәмгә матур аяк киеменнән чыккан кешеләр өчен рәхәт булмас, шуңа да Сикертән авыл җирлеге башлыгына да әйтәсе булыр.

Язгы кыр эшләре вакытында тракторчылар, агроферма башлыклары белән дә очраштым, халыкның 60-70 проценты коронавирус чорында Сабантуй үткәрү кирәк түгел, диде.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин: Сабантуйлар буламы, юкмы дип, халык һәрвакыт сорап тора. Без үткәрергә әзер. Рөхсәт булса, халыкның кәефен күтәрергә исәп бар. Июньдә булмаса, июльдә булыр. Сабантуйларда үзебез дә көрәшеп йөрдек. Ул минем иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Балачактан көтеп ала идем, шуңа күрә, үткәрсәк, яхшырак булыр.

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: Халык Сабантуйны ел саен көтеп ала. Әмма быел милли бәйрәмне үткәрмәсәк тә ярыйдыр. Президент указ чыгарса, ясыйбыз. Буладыр дип ышанып калабыз. Июнь ахырларына илдәге вазгыять тынычланса, минемчә, Сабантуй үткәрергә мөмкин. 
Тулырак: http://http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/sabantuy-rayonnarda-20-iyund-avyllarda-21-iyund-tkrelchk 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев