Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабантуйдан буяуга манылып кайтырбызмы?

Балтачта татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуйга әзерлек эшләре башланды.

Башланды гына дию дә дөрес булмас, чөнки бәйрәмнең ачылышының бер күркәм мизгеле булган биюләрнең репетицияләре күптән бара. Быел Балтачта Сабантуй - 2 июль, авылларда 1 июль көнне уза.

Дүшәмбе киңәшмәсендә дә Сабантуйга аерым басым ясалды. Чөнки әлеге зур, күркәм бәйрәмгә санаулы көннәр калып килә. Оешмаларга башкарыласы хезмәтләре хакында күрсәтмәләр бирелгән. Әзерлек бара. Моннан тыш, Сабантуй буласын мәйданны җыештыру эшләре дә дәвам итә. Эскәмияләрне дә буйыйлар. Шунысын әйтергә кирәк Сабантуй буласы атнада гына буялган эскәмияләр бәйрәмгә кибеп бетәрме? Халык алдагы еллардагы кебек бәйрәмнән тагын буяуга манылып кайтырмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250