Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабантуйны көтә иде әти...

Ел да Сантуйларын көтеп алган, Сабан туе көнне мəңгелеккə күчкəн кадерле əтием Мөниргə багышлыйм.

Сабантуйны көтә иде әти 
Тальян сузар өчен иртәннән. 
Тик әтинең гармун тавышлары 
Иштелми инде күптәннән. 

Сабантуйны көтә иде әти 
Гармун тартыр өчен мәйданда. 
Бәйрәмдәге кызык-мызыкларны 
Көлеп сөйләр өчен хәйранга. 

Сабантуйны көтә иде әти, 
Мәйданнарга атлар кергәнен. 
Күзәтергә ялларында атның 
Уйнаклавын шаян җилләрнең. 

Сабантуйны көтә иде әти, 
Атлар узышканын карарга. 
Сызгырыпмы, кычкырыпмы шунда- 
Дәрт өстәргә җайдак малайга. 

Сабантуйны көтә иде әти, 
Күрер өчен таныш-белешне... 
Читтә йөргән кемнәр кайткан икән- 
Гадәттә, ул алдан белеште. 

Сабантуйны көтә иде әти- 
Ап-ак күлмәк кияр килешле. 
Түбәтәен әни әзер итәр, 
Ука-сәйлән кушып чигешле. 

Сабан туе көнне киттең, әти, 
Мәйданнарны күктән күзләргә. 
Июнь башы җитсә, сине көтәм- 
Ел да күңлем шулай үзгәрә. 

Ел да килә язлар, Сабантуйлар, 
Киләм мин дә мәйдан карарга. 
Син җитмисең әти, син чыкмыйсың 
Гармун белән безнең арага. 
Лилия Нәкыйпова 
Июнь, 2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев