Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабантуйныӊ авыш баганасы үлем китерә

Сабан туе барышында, йә булмаса бәйрәмнәр үткәч мәйданга урнаштырылган уеннар өчен куелган җайланмаларда, авыш баганада, «кәҗә»дә балалар уйнаганына артык исебез китми.

Сабантуйлар беткәч тә бу агач җайланмаларны алып кую гадәте бер җирдә дә юк. Ә аларныӊ кеше, бигәк тә бала сәламәтлеге, тормышы өчен нинди куркыныч тудыруы турында ничектер уйлаганыбыз юк.

Балык бистәсе районы Биектау авылында булган фаҗига нәкъ менә 11 яшьлек малайныӊ авыл Сабан туе мәйданында бәйрәмнән калган авыш баганага менеүннән башлана. Очына менеп җиткәндә багана кисәк сынып китә, бала җиргә егылып төшә һәм сынган багана кисәге малайныӊ башына килеп төшә. Алынган баш җәрәхәтеннән мескен бала урында җан бирә.

Татарстан буенча Россия Федерациясенеӊ Тикшерү комитеты тарафыннан РФныӊ Җинаять Кодексыныӊ 293 статьясыныӊ 2нче бүлегенә таянып җинаять эше ачылган. (ч.2 ст.293 УК РФ («Халатность, повлекшая по неосторожности смерть человека»).

Җинаять эше тикшерү барышында Сабантуйны үткәрү, анда җиһазларын кую белән шөгыльләнгән вазифаи затларныӊ эшенә бәя биреләчәк.
Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә
Фото: http://rsloboda-rt.ru/tt/hbrl/item/9776

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250