Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән...

Операция дә уңышлы үткән булган бит...

Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган. Биредә 28 яшьлек Надежда Нурисламова бәби тудырганнан соң вафат булган.

15 февральдә яшь хатынга кесарева операциясе ясаганнар. Операция уңышлы үткән. Хатын яңа туган кызын кочагына алып, үбәргә дә өлгергән. Әмма яраны теккән вакытта ул аңын югалта. Билгеле булуынча, хатында тромб барлыкка килгән.

- Сишәмбе көнне аның янына бардым. Мине реанимациягә керттеләр. Ул исән иде. Арытаба өлкән кызны авылга кайтарып килдем. Өч сәгатьтән соң аның үлүен әйттеләр. Тромб шартлаган, моңа йөрәге түзмәгән, - ди ире Илнур Нурисламов.

Сабыйны 20 февральдә дәваханәдән чыгарганнар.

Бүген яшь ир 3 яшьлек һәм яңа гына туган сабые белән ялгыз калган, дип яза Кызыл таң. "Өлкән кызга әнисенең үлемен әйтмәдем. Аңа бу хәлне ничек аңлатырга да белмим", - ди ир.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь ана үлгән