Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабырлыкны... җилкән итеп

Үткәндәге хатирәләрне барлый башласа, әле дә күзләре яшь белән тула аның. Вәсиләнең сабырлыгына түгел, әле дә яшьләренең кибеп, түгелеп бетмәвенә аптырый торган. Сынау өстенә сынау, авырлык арты авырлык, берсен җиңдем дигәндә генә, анысыннан да авыррак хәсрәт... - 55 ел гомеренең күпмесе әнә шулар белән көрәшеп үткән ләбаса.

Унынчыны тәмамлагач, Ташкентка чыгып киткән була Вәсилә. Әлеге еллар яшьлектәге матур төш кебек кенә күңел түрендә саклана. Отпускыга кайткач, авылдашы, үзеннән дүрт яшькә өлкән Илгизәр исемле егет аны кабат читкә җибәрми инде...Вәсиләне гомерлек юлдашы итеп сайлавына алдагы елларда мең кат шөкерана итәчәк әле Илгизәр. Хәер, барысын тәртибе белән сөйлик.
Өйләнешкәч, нибары ел ярым гына тыныч яшәп кала Хәбибуллиннар. 1982 елның ноябре. Илгизәр эшләгән машина кеше үлеменә сәбәпче була. Руль артында үзе булмаса да, егет ике дә уйламый бу фаҗигане үз өстенә ала... Биш елга хөкем итәләр аны. Үтә тәвәккәл, теләсә кем белән тиз арада уртак тел таба, үзенең бөтен кичерешләрен эчкә йота белгән егет төрмәдә үзенә гомер буе терәк булырдай игелекле кешене очрата. Төрмә башлыгы урынбасары, полковник Петр Яковлевич Нестягин егетне берничә мәртәбә авылга алып кайтып, әнисе, гаиләсе белән очраштыруга ирешә, аны вакытыннан алда азат итүгә күп тырышлык куя.
Биш ел урынына ике ел ярымнан иреккә чыга егет. Вәсиләсе дә янында, әнисе дә бу хәсрәтне күтәрер көч тапты, үзе төрмәдә чакта дөньяга килгән кызы Гөлнар да күзгә күренә... - яшәп китәр өчен көч алырга нык холыклы егеткә болар да җитеп аша. Барысы да "үз эзе"нә төшкәндәй була. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлаган Вәсилә читтән торып укырга керә, уллары Илнар туа, яңа өй җиткерәләр. Тик... шул елларда аз-маз авырып йөргән ир бөтенләй хәлсезләнә, ихтыяри-мәҗбүри шифаханәгә җибәргәч, хастаханәләрдә озаклап дәваланып, аннан группа алып кайта инде ул. "Кулыңнан эш килә, бер дә авырсынма", - дип ирен юаткан, авыруыннан фаҗига ясамаска өйрәткән Вәсиләгә исә тормыш икенче яктан бер-бер артлы сынаулар өя. "Сукыр" эчәгесенә операция ясаткан әниләре Тәскирәнең кинәт вафат булуы, бер елдан исә энесе Таһирның авылдашы кулыннан фаҗигале үлеме (әле бит күп еллар үткәч, нәкъ шушы кешегә бәйле рәвештә, тагын бер энесенең язмышы сыначак)... Ул арада, Илгизәре өчен борчыла-борчыла, кайнанасы Зәйнәп апа аңын-акылын югалта. Вәсиләнең ул чактагы
сабырлыгына күршеләре әле дә сокланып сөйли. Биш минуты тәүлеккә торырдай чаклары булды, ник бер тапкыр зарлансын, диләр.
Тик тормыш сынаулары моның белән генә дә бетми. 1997 елның декабренда иртән эшкә барганда Вәсиләне КамАЗ машинасы бәрдерә. Бер ел урын өстендә кыймылдый алмый ята ул. Илгизәре сабый бала баккан кебек аны да карый, балаларны, йорт -җирне дә тәртипләп тота. Бу чир дә җиңелә. Тик... Вәсилә аякка басуга, Илгизәрнең сул аягы сызлый башлый. Әрнүле, йокысыз төннәрне сызлаулы көннәр алыштыра. Түзә алмас хәлгә җиткән ир, ялгызы калгач, каралып килүче баш бармагын кечкенә пычкы белән кисеп ташлый... Бу җәрәхәт төзәлеп, сызлаулардан бераз хәл алган Илгизәрне якыннары "менә хирург та булдың", - дип шаярта. Тик сызлаулар тагын кабатлана. 2000 елда аның сул аягын тубыктан кисәләр. Айдан артык хастаханәдә ятып, өйгә кайтып керүгә, ялгыш бәрелгән аяктан шаулап кан китә, кайткан машина белән үк кабат Казанга "очарга", аякны тагын бераз кыскартырга туры килә. Протезга да өйрәнә Илгизәр (язарга гына җиңел, бу өйрәнүнең ниләр хисабына булын якыннары гына белә). Сыйныфташы, ул чактагы ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рафаэль Фәйзрахманов авыл мәктәбенә машина йөртергә өйрәтүче-инструктор итеп эшкә дә урнаштыра әле. Илгизәр дә очып-очынып йөри. Тик бу аяз көннәр дә тиз үтә. 2003 ел азагында инде уң аягы үтереп сызлый башлый. Ятып түгел, утырып та тора алмаган ир, 2004нең гыйнваренда инде табибка аягымны кисегез, дип ялвара... Операциядән соң хәл белергә килүчеләр Илгизәрнең шат күңелле булуын күреп, телдән кала. Калырсың да, одеалга төренеп урын өстендә утыручы ике аяксыз япь-яшь ир: "Ярый әле кистеләр, котылдым!" - дип утырсын әле!
Айлар буе Вәсиләсенә күтәртеп йөрүдән кыенсынган ир коляскага тиз ияләшә. Тик артык җиңел гәүдә, коляска аз гына авышса да, аның белән бергә әледән-әле артка капланып төшә шул... Никадәр сабыр дигән ирнең дә яңакларын чәйни-чәйни сабырлыгы бетә, янәшәсендә шылт иткән тавышка да йөгереп килеп җитүче Вәсиләсе булса да, яшәр көчләре кими бара... Ничә мәртәбәләр комадан "алып чыккан" хатынның да соңгысында көче җитми... Ярдәмгә килгән шәфкать туташлары да көчсез...
Аяксыз калып, өйдә утырганда да, тормыш йөген Вәсилә җилкәсенә калдырмыйча, телефоннан гына бөтен проблеманы хәл итеп яшәгән Илгизәрне югалтуны бик авыр кичерә Вәсилә. Балалары, туганнары, күршеләре, хезмәттәшләре, Илгизәрнең һәм үзенең сыйныфташлары ярдәме белән яшәп китәргә көч тапты шикелле.
Ул еллардан соң да инде шактый вакыт үтте. Иртә кул астына кергән, сәләтле дә, мөстәкыйль дә булып үскән балалары бүген тормышта үз урыннарын тапты. Вәсилә үзе дә инде кырык елга якын балалар бакчасында тәрбияче. Ничә буын балалар алышынса да, ул аларның һәркайсы өчен иң әйбәт тәрбияче булып калды. Аның хакында ялгышып кына да начар сүз әйтүче табылмас. Риваятьләрдә сөйләнә торган сабырлык, тугрылык, рухи ныклык, мөгаен, шушыдыр. Бәхетле картлыклар кичерергә, әлеге сабырлыгының әҗерен бу дөньяда да татырга язсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250