Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабыр булды, бервакытта да авырыйм дип зарланып йөрмәде

Камилнең соңгы көннәренә кадәр хәлен яхшырту һәм җиңеләйтү өчен кулларыннан килгәннең барсын да эшләделәр

1 ноябрь көнне гаиләбезгә авыр кайгы килде. Барыбыз өчен дә кадерле булган Мөбарәкша улы Камилнең вакытсыз гомере өзелде.

Мәрхәмәтсез авыру белән бик озак көрәште Камил, нык булды, сабыр булды, бервакытта да авырыйм дип зарланып йөрмәде, соңгы көненә кадәр ачык йөзле, гел хәрәкәттә, гел эштә булды, эш кенә яшәтә мине дип әйтә иде. Инде авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын, барлык теләгән теләкләребез, укыган догаларыбыз аның рухына барып ирешсен иде.

Хөрмәт итеп, соңгы юлга озатырга килгән, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән авылдашларга, күршеләргә, туганнарга, аларның хезмәттәшләренә, Камилнең классташларына, Борнак авылы җитәкчеләренә, балаларның классташларына, хезмәттәшләренә, үземнең хезмәттәшләремә зур рәхмәт.

Шулай ук чиксез рәхмәтләребезне Балтач үзәк хастаханәсе табиблары – Газинур Дәүлиевка, Рашит Шәфигуллинга, Роза Нотфуллинага, Сәвия Ильясовага белдерәсебез килә. Рәхмәтләрнең иң зурысы район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлеге табибларына, шәфкать туташларына, җыештыручы персоналга. Алар Камилнең соңгы көннәренә кадәр хәлен яхшырту һәм җиңеләйтү өчен кулларыннан килгәннең барсын да эшләделәр. Кабат зур рәхмәт сезгә.

Шушы авыр вакытларда терәк булган һәммәгезгә дә борчу-хәсрәтсез көннәр, хәерле сәламәт гомерләр телибез, эшләгән игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Гөлсирә НУРГАЛИЕВА,

Борнак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту