Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабый мәете табылмаган...

28 декабрьдә иртәнге якта чыккан коточкыч янгында бер хатын-кыз, аның өч баласы янып һәлак булган.

Бу турыда Пермь өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынннан хәбәр итәләр.

Верещагин районындагы шәхси йортта янгын урынына коткаручылар килә. Ут 27 квадрат метр мәйданны чолгап алган. Ачык янгынны сүндергәч тә, коткаручылар шактый озак эшләгән.

Янгын хәрабәләрен актарган вакытта мәетләр дә табылган. 59.ru порталы хәбәр иткәнчә, өч бала һәм аларның анасы янгыннан чыга алмаган. Балаларга дүрт һәм ике яшь, иң кечесенә берничә ай булган.

"Янгынны сүндергәч, коткаручылар бер хатын-кыз, ике нәни баланың җәсәден тапты. Өченче баланың мәете табылмады. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Утын ягып җылытыла торган мич дөрес эшләмәгән булу ихтимал», дип хәбәр итте «КП-Пермь» сайты.

Бәйрәм көннәрендә аеруча сак булыгыз. Янгын хаталарны гафу итми. Мичнең, җылыткычларның төзеклеген һәрдаим тикшереп торырга кирәк, дип яза Кызыл таң.

Фото: кп.ру

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын фаҗига