Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабый миңа “Әнием” диде...

Туңып үлгән балалар теге дөньяда да җылылык тапмый икән.

Әниемнең абыйсы көтмәгәндә генә фаҗигале һәлак булгач, вакытым тар булганлыктан, җирләүдә дә ашык-пошык кына катнашырга туры килде, анда да әнине тынычландырып йөреп, зиратның кайсы өлешендә җирләгәнебез дә юньләп истә калмаган. Шуннан соң да мин, предприятиенең бухгалтеры булып эшләү, квартал отчеты вакыты булу сәбәпле, эштән китеп, каберенә чәчәк тә куеп кайта алмадым. Шулай көн артыннан көннәр үтте, Коля дәдәй алдында оят иде, билләһи...

Берсендә бу хәлне төзәтергә карар кылып, эштән соң ахирәтемнән мине зиратка алып баруын сорадым. Кибеткә тукталып, чәчәкләр алып, каберстанга барып җиткәнче эңгер-меңгер төште. Соңрак фонарь да кабыздык, ләкин зират зур бул­ганлыктан, төгәл урынын да юньләп белмә­гәнлектән, дәдәйнең каберен тапмадык. Ахирәтнең нервысы бетте, әрвахлардан курка да башлады, итәге куакка эләгеп китсә дә коты очты, җиңемнән тарта-тарта, сүгенә-сүгенә, мине, ниһаять, кире борылырга мәҗбүр итте.

Кайту юлында мин бер кабер янында абынып киттем, терсәгем белән янәшәдәге чардуганга бәрелеп, кулымны бик нык авырттырдым, күздән утлар күренде. Тирә-якка карангач, мин үзебезнең кечкенә каберләр арасында йөрүебезне аңладым, бу зиратның сабыйлар җирләнгән почмагы иде, аларга бәләкәй генә фәрештә сыннары урнаштырылган. Берсендә генә, мин абынганында гына, бернәрсә дә, хәтта ясалма чәчәк тә юк иде. Язуын да укырлык түгел, ул ташландык хәлгә килгән. Шунда мин дәдәйгә дип алып килгән канәфер чәчәкләрен шушы бала кабере өстенә салдым, барыбер әрәм буласы бит, өйгә дә алып кайтып булмый...

Өч көн үткәч, арып-талып эштән кайттым да, вак-төяк мәшәкатьне тәмамлап, йокларга яттым. Мине елаган тавыш уятты, сикереп торып утырдым, әмма тып-тын иде. Арыганлык галәмәтедер, дип, янә яттым. Ләкин бу тавыш мине атна буена йокымнан уятты. Аптырагач, йокы даруы эчеп яттым.

Уянмыйча йокладым, ләкин сәер төш күрдем: имеш, мин шул ук тавыштан уянганмын, елау аш-су бүлмәсеннән килә икән, шунда барам да, анда өч яшьләр тирәсендәге баланы күрәм; ул тезләрен кочаклаган да идәндә елап утыра... “Нәрсә булды?” – дип сорыйм. Ул яшьле күзләре белән миңа күтәрелеп карады да: “Мин өшим!” – диде.

Аны кулларыма күтәреп алам да, үземнең йокы бүлмәмә алып кереп, караватыма салам, өстен ябам, “Болай җылымы инде?” дип сорыйм. Ул җавап бирми һәм йоклап китә...

Икенче төндә дә шул ук төш, шул ук малай. Бу юлы ашыйсы килә иде, мин аны ашаттым да янә йокларга яттык. Өченче тапкырында без бергә уйнадык, берсендә йөреп кердек... Мин бу хакта берсенә дә сөйләмәдем, малай югалыр дип курыктым, чөнки бу төшләр миңа бик ошый иде. Шулай чираттагы төшне күргәндә тагын бергә яткач, ул, беләгемнән сыйпап: “Әнием, теге вакытта мин синең терсәгеңне нык авырттырдыммы?” – дип сорады. Шунда мин уянып торып утырдым һәм ай дәвамында төшләремә кергән баланың теге вакытта зиратта каберенә чәчәкләр салган малай икәнлеген аңладым!

Икенче көнне мин боларның барысын да мине зиратка алып барган ахирәтемә сөйләп бирдем. Гаҗәп, ләкин ул бернинди шикләнүсез моңа шундук ышанды. Аннары без бергәләшеп тагын зиратка киттек, ул каберне, нишләптер, бик тиз таптык. Шул ук кабер, язуын укып булмый торган шул ук калай кисәге. Аннан кайтышлый без зират каравылчысыннан әлеге кабердә кем ятуы турында сораштырырга булдык.

Аның сөйләвенчә, бу сабыйны явыз исерек анасы кыш көне урамга куып чыгарган, шунда ул ачлыктан һәм салкыннан туңып үлгән. Җирләүне дә картәнисе оештырган, озак та тормастан, үзе дә гүр иясе булган...

Кеше ышанмаслык бу хәл-вакыйгалар белән миңа хәзер нишләргә икән, дип, мин бик озак уйландым. Җавабын да озакламыйча шунда, төштә күрдем. Чираттагы төштә йокларга бергә ятар алдыннан ул миңа үзенең кабере өстендә фәрештә сыны булмаган һәм бик фәкыйрь киенгәне өчен “тегендә” аны башка балаларның бик кыерсытуы турында сөйләде. Икенче көнне үк мин аның өчен кечкенә фәрештә сыны рәвешендә кабер ташы эшләтергә заказ бирдем. Аның бәясе ярыйсы ук кыйммәт иде, ләкин бу акчалар миңа, нишләптер, кызганыч булмады. Бик матур, пөхтә генә ак костюм сатып алдым.

Фәрештә сыны әзер булгач, без аны ахирәтем белән барып урнаштырдык, зират каравылчысы ярдәме белән кабер өстен азрак чокып, анда теге костюмны һәм йомшак аю баласы уенчыгын күмеп куйдык. Шул ук төндә ул янә төшемә керде: ак костюмын кигән, аю баласын тоткан... Бераз уйнагач, йокларга киттек, ләкин ул яныма ятмады, карават читенә генә утырды да: “Бүләкләрең өчен рәхмәт сиңа, Әнием! Бүген бит минем туган көнем, дүрт яшь тулды!” – диде һәм мин йоклап киттем. Ул башкача килмәде…

Бер елдан мин тагын аның каберенә уенчык һәм “Туган көнең белән!” дип языл­ган открытка куеп кайттым. Төнлә ул янә төшкә керде, без бергә уйнадык, мине йокларга салды да рәхмәт әйтте. Бу вакыйгаларга өч ел үтте инде, һәр туган көнендә ул төшемә керә. Бүген аңа җиде яшь һәм мин аны көтәм. Һәрвакыт аның каберенә чәчәкләр салам, җыештырам, дип яза Кызыл таң. “Әнием”нән башка мондый хәстәрлекне аңа тагын кем күрсәтә инде?!..

 

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан файдаланылды).

Автор: Ример Насретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш төшләр бала язмышы