Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабыйлар өч тәүлек әниләренең мәете янында үткәргән

Санкт-Петербургта булган бу хәл.

12 мартта бер коммуналь фатирда 1981 елгы хатын-кыз мәетенә юлыгалар.

Ачыклануынча, хатынны опека органнарына шалтырату нәтиҗәсендә тапканнар. Күршеләре аның бүлмәсеннән сирәк чыгуы, ә балаларының еш елавы турында хәбәр иткән.

Әлеге вакытта дүрт яшьлек ике малай һәм ике яшьлек кыз дәваханәдә. Бу ананың барлыгы биш баласы бар. 18 һәм 12 яшьлекләрен опека тартып алган булган. Бәләкәйләрен ул берничә ай ялгызы караган, чөнки бергә яшәгән ире, яңа мәхәббәтен табып, гаиләдән киткән.

Ханым моңа бик кайгырган һәм соңгы арада үзен начар хис иткән булган... дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш