Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сагынам ла мәктәп елларын!

Беренче сыйныфка 38 бала кердек без. Әйтергә генә ансат. Сыйныф җитәкчебез Зәйтүнә апа Галиева безне һәркайсыбызны аркадан сөеп, яратып каршы алды.

Төрле характерлы балаларны ничек тыңлата, ничек һәрберебезгә ныклы белем бирә алган? Арабызда дистәдән артык 5кә генә укучы, 20дән артык 4-5кә укучы булу үзе генә дә ни тора?! Хәер, көчле рухлы, белемле иде шул безнең Зәйтүнә апабыз. Өстәвенә өздереп җырлый һәм бик матур бии дә иде. Шуңадыр инде, арабызда оста җырчылар, матур биючеләр дә күп булды. Зәйтүнә апа безнең беребезне дә какмады, киресенчә, дус, тату булырга өйрәтте. Өч ел буе без башлангычлар арасында беренчелекне бирмәдек. Шуклар да, шаяннар да булдык, шул ук вакытта без бик бердәм дә идек. Без укыганда «Аҗаган» уеннары бик «сугышчан» рухта уза иде. Шушы уеннарда чыныгу алган егетләребез армия сафларында да сынатмадылар: кемдер командир дәрәҗәсенә иреште, күп егетләребез сержант, өлкән сержант дәрәҗәләре алды. Югары сыйныфта укыганда да без гел алдынгылар рәтендә булдык. Үзешчән сәнгатьтә дә иң актив сыйныф идек. Металл ватыклары, макулатура, көл җыйнау өмәләрендә дә безгә тиңнәр булмады. Олы тормыш юлында да югалып калмадык. Төрле һөнәр сайлап, шул һөнәрләргә һәркайсыбыз тугрылыклы калдык. Инде беренче сыйныфка кабул иткән Зәйтүнә апабыз да, дүртенчедә укыткан Рәсүлә апабыз да, кайбер яшьтәшләребез дә ара-бызда юк. Алар безнең күңелләрдә саклана, урыннары оҗмахта булсын берүк. Ә Фирая апабыз бүген исән-сау, һәрчак безнең белән кызыксынып, хәлебезне сорашып тора. Гомер уза аккан сулар кебек дип җырлана. Инде еллар узып, без дә иллегә җиткәнбез. Кыңгыраулы мәктәп еллары ничәгә җитсәң дә, һаман күңел түрендә саклана. Сагынам сезне, бергә укыган сыйныфташлар: кызларның чәч толымын тартып елаткан малайлар, бүрәнә ярыгыннан да чыркылдап көлгән кызлар, безгә акыллы киңәшләр, төпле белем биргән укытучылар.
Фото: http://forum.bakililar.az/index.php?showtopic=65216

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250