Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сагынудан юк чара

Без анын белән гадәти шартларда, ничектер үзеннән-үзе аралашып киттек. Биектау радиосына яңа диктор килүен, аның чишмә чылтыравына тиң тавышын ишетеп белә идем. Мине ул радиога интервью бирергә чакырды. Беренче очрашуда ук аның гадилеге, эчкерсез саф күңеле, самимилеге мине әсир итте. Эльвира күңелдә матур хисләр, күтәренке кәеф тудырырга сәләтле якты кеше...

Эльвира турында күптән язасым килеп йөрсә дә, кул бармады. Күңелдәге ачы сагыш язарга ирек бирмәде. Аның турында күпме генә язсаң да аз булыр иде кебек. Эльвираның барлык кылган гамәле туганнарына, дусларына, гомумән, кешеләргә яхшылык эшләү, хәленнән килгәнчә ярдәм итү, милләтенә хезмәт итү иде. Ул - чын мәгънәсендә халык баласы, һәрвакыт кеше мәнфәгатьләрен үзенекеннән өстен куйды. Шуңа күрә мин бер дә арттырмыйча, Эльвираны - милләт турында кайгыртучы олы йөрәкле Татар кызы дип әйтә алам. Аның халкына, туган теленә, туган ягына булган мәхәббәте иҗатында, кылган гамәлләрендә чагылды.

Фаҗигале хәлдән соң, Эльвираның якты образы республика матбугатында да урын алды. Тыйнак кына безнең күңелләребезгә үтеп, миһербанлылык, шәфкатьлелек орлыклары чәчкән Эльвирабызның вакытсыз безнең арадан китеп баруы купләрне тетрәндерде. Бу хисләр шигырь булып, чәчмә әсәр булып ташып чыкты:

...Уйлыйм һаман...
Тар булгандыр сиңа җиһан,
Сыймагандыр фанилыкка.
Ул җаныңның ярсулыгы
Алып китте бакыйлыкка.
Китеп бардың...
Ышаналмый синсез калган
Җаннар елый гаҗизлектән.
Туган көнең синсез үтә,
Саплап гомер, тәкъдир йөртә.
Күреп белми идем сине...
Белмәсәм дә,
Шулкадәрле авыр...
Мең кат тыңлыйм тавышыңны,
Йа, Ходаем, бирче сабыр!..
. (Сүрия Мингатина)
...Сагынамын!!! Нигә алды күкләр?
Фәрештәдәй кебек кызчыкны?!
Сабырлыкнын да чиге була,
Нигә, Тәңрем, безне сыныйсың?!
(Резида Храмова)
Гомеренең соңгы коннәрендә дә ул "Ярдәм" мәчетендә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр хакында, авылының мәчете турында, бөтен татар халкы яратып өлгергән "Татар - FM рариосы" турында кайгыртты. Мин аның батыр йөрәкле булуына, беркайчан да зарланмавына соклана идем, аннан күп нәрсәгә өйрәнә идем. Нечкә күңелле, йомшак тавышлы бу кыз кайдан көч алды икән?! Күрәсең, кечкенәдән ятим булып бер әни җилкәсендә биш бала үсү - үзенекен иткәндер, язмыш еламаска, көчле булырга өйрәткндер. Әтисез үсүнең авырлыкларын үз җилкәсендә татыган ятимнәр генә аңлыйдыр шул...
Эльвира һәрвакыт каядыр ашыкты, ашкынды. Күрәсең, ул үзенең кыска гына гомерендә эшләп калдырасы изге гамәлләрен кылырга ашыккандыр.Ул миңа ут ялкынында талпынган күбәләкне хәтерләтә иде. Шулай дип аның үзенә дә әйтәнем булды.
Эльвира туган ягы Балтачта бик күп районкүләм чараларда катнашып бик матур чыгышлар ясады. Моны ул йөрәге кушканча яратып башкарды. Шундый кичәләрдән иҗат дәрте, көч җыеп кайта иде. Шул көч аны яшәртте, яңа иҗади эшләргә канатландырды. Бу аның өчен бик мөһим иде. Аның үзенең дә әйткәнен хәтерлим: "Миңа "турыдан - туры эфир" кирәк, әгәр дә шул булмаса минем хисләр күңелгә сыеп бертми һәм мин авырый башлыйм "- дигәнен.
Ул - үз эшенең югары дәрәҗәдәге профессионалы булды. Башлаган һәр эшенә җаваплы карап, зур осталык белән җиренә җиткереп башкаруы күпләрне, шул исәптәм мине дә, сокландырды.
Эльвира, туган ягы Балтачны, бик яратты. Әҗәлен сизгән кебек соңгы җәйне ул Балтачның бөтен матур почмакларында булып, күрәсең,
саубуллашып йөрүе булгандыр. Һәр атнаны ял көннәрендә ул Балтачка "очты". Чишмә буйларында, урман кырыйларында фотосурәтләр ясап миңа да җибәрде. Шушы гаҗәеп гүзәл табигатьле төбәккә дан җырлаган Балтач сандугачы Эльвираның иҗатын туплап, Актаныштагы дуслары аның якты истәлегенә багышлап диск чыгардылар. Аларга изге эшләре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Бу дискта беренче чиратта, әлбәттә, туган ягына, әниенә олы мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр урын алган. Балтач ягы, Таузар кызы- Эльвира кебек игелекле баласы, чын мәгънәсендә патриот кызы белән горурлана ала.
Язмамның азагында, мин Балтачлыларга бер үтенеч-тәкъдим белән мөрәҗәгать итәсем килә. Бәлки, Эльвира истәлегенә аның туган авылы мәктәбендә почмак (музей) булдырырсыз, бәлки, балалар оешмасына аның исемен бирерсез. Нәрсә генә эшләсәгез дә ул моңа лаек дип уйлыйм. Ул, башкарган шигырендәге кебек, тапкан кыйбласын югалтмады, тормыш девизына хыянәт итмәде:
Кеше кайчан матур була,
Кеше матур шул вакыт:
Иле очен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың аврлыгын
Җилкәсенә алганда.
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда.
Эльвираның тормыш мәгънәсе аның девиз итеп алган шушы шигырь юлларында чагылды. Аның мисалында балаларда туган ягына, иленә, халкына мәхәббәт тәрбияләргә мөмкин. Эльвиранын язмаларын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәнгатьле сөйләмне үстерүдә файдаланырга була. Эльвираның сөйләме - саф татарча, аһәңле, Татарстан радио һәм телевидениесы дикторларына үрнәк итеп куярлык сөйләм.
Мин язмамны Эльвира дустымның бертуган апасы Алсу Хәкимҗанова сүзләре белән төгәллисем килә:
Кышлар, сеңлем...
Сине җиргә бирде...
Шул кышлар алды куйнына.
Күңел фәрештәсе булырсың син
Кадерлебез, гомер буена.
Нурдидә Гаязова,
Биектау районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250