Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сагынабыз сине, Фәния.

Бүген сине туган көнең белән якыннарың, туганнарың,  дусларың котлар иде.

Ләкин...ләкин..., их шул ләкиннәр өзә үзәкне. Дустыбыз Фәния Раиф кызы Әхмәдуллина ... Бүген сине туган көнең белән якыннарың, туганнарың,  дусларың котлар иде. Ап-ак карлы, салкын 1958 нче елның 19 гыйнвар көнендә Кариле авылында дөньяга аваз салгансың. Бик бәхетле бала булып тигезлектә үсеп, яхшы билгеләргә мәктәпне тәмамлагансың.

Синең гомер юлың кино тасмасыдай бер-бер артлы күз алдыннан уза: иң саф,  самими студент елларыбыз, тормышка чыгып  Наилең белән бәхет диңгезенә чумуларың, балаларыгызны җитәкләп тәүге тапкыр мәктәпкә баруларың, алар өчен куана-куана , аларны олы тормыш юлына озатулар, тырышып хезмәт куюлар, оныклар өчен сөенүләр...

Ләкин, ләкин... Шул ук ап-ак карлы салкын 12 декабрь көнне күзләреңне йомдың. Мәңгегә. Күңел һаман ышанмый, акыл кабул итми. Синең тормышыңда шатлыклы мизгелләр дә, югалтулар да күп булды. Бала вакытта ук абыңны югалттың. Әти-әниеңне тәрбияләп, соңгы юлга озаттың.  Бик матур гомер итеп ятканда,  мәкерле авырудан 29 яшьлек Алинә  киленегезне югалту ачысын татыдың, оныгыңа әби дә, әни дә булдың, бөтен яшәү мәгънәңне шул балада күрдең. Эшләү дәверендә дә, тормышта да бары тик  яхшылыклар гына эшләдең, тырыш хезмәт гел уңышлар китерде. “Татарстанның атазанган икътисадчысы” дәрәҗәсенә күтәрелдең, озак еллар баш хисапчы , бухгалтер булып эшләдең. Лакеклы ялга чыктың. Әзерләгән аш-суларың бик тәмле, һәрвакыт өең ямьле була иде,  син һәрчак ышанычлы дус, сердәш,  олы йөрәкле әни, әби, һәм тугры тормыш юлдашы булдың. Матур итеп тәравих намазларына йөрдең, ифтар ашларына тәмле ризыклар пешереп алып килә идең. Сабыр, түземле, ярдәмчел булуыңа соклана идек. Кыска гына вакыт эчендә бер-бер артлы  дүрт операция кичердең, барыбыз да терелүеңә өметләндек. Аллаһы Раббыбыз каршында һәммәбез дә көчсез шул, ул безне бу дөньяга вакытлыча бүләк итә һәм теләгән вакытта ала. Бу сүзләребез синең рухыңа дога булып барсын.  Җаның тыныч, каберең нурлы булсын. Без сине онытмабыз, Фәния.

Дусларың.

Кариле авылы.

Фәния Әхмәдуллина -сулдан беренче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрсия

2
X