Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сагынырлар... сагынудан сезнең хакта мәрсияләр, шигырьләр дә туар әле

Дөньяларны ямьгә күмеп яшәде дә, көннәрдән- беркөнне сулды-сүрелде, аннан мәңгегә юк булды.

Яшьләр үлә... Ник соң үлә??? Медицина да көчле дип шапырынабыз, тик мәкерле авыруга дучар булганнарның берсен генә дә әҗәл кулыннан йолып калалмыйбыз. Уралиянең үлемен дә кабул итәрлек булмады, дөньяларны ямьгә күмеп яшәде дә, көннәрдән- беркөнне сулды-сүрелде, аннан мәңгегә юк булды. Ә нинди акыллы, ипле ханым иде. Аны күпчелегебез музыка юнәлешендә балалар тәрбияләүдән белә торгандыр .Ә шәхсән үземә килгәндә, ул авылыбызга туган тиешле, аннан килен булган кеше иде, балаларымны җырга-биюгә өйрәтте. Ачык булды, әти-әниләр белән аралашырга яратты. Яшьлегемнең авылдагы яңа ел бәйрәмнәре аның белән  бәйле. Маскарадның урта бер тирәсендә гармун уйнап җырлатыр-биетер иде, үзе дә  уйнады да, җырлады да. Мәрхүмә Рәйсә апа исән булса "әйбәт килен килде улыма", дип и куаныр иде дигән сүзләр әле дә хәтердә, күңелдә. Мәгариф учреждениеләрендә балалар белән эшләп, тәртипсезрәкләрен җыр белән алдандырып, бию дөньясына алып кереп киткән белгеч булды ул. Игелекле бәндәләр җир йөзендә озак яшәмидер шул, яши-яши моңа инана барабыз. Гади шәхесләребезнең  исән чакта кадерләрен дә белеп бетермибез,  югалткач та, җирләргә күпләп киләбез дә, аннан әллә ни искә алмыйбыз кебек (мәрхүмә хакында да  язма көттем-көттем дә, инде дә булмагач,  үзем хушлашу язарга булдым).

Хушыгыз, Уралия Зәкиевна (Йосыпова). Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын. Искә алуыбыз рухыгызга изге дога булып барып ирешсен. Сагынырлар... сагынудан сезнең хакта мәрсияләр, шигырьләр дә туар әле. Сездәй күңел кылларын нурландырган шәхесләр тора-тора сагындыра алар. 

Мәрхүмәнең гаиләсенең, якыннарының, әнисе,  шигырьләре белән дан тоткан Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаның авыр кайгысын уртаклашып, сабырлыклар телисе килә. Рәсемдә Уралия сул якта басып төшкән, ә уң яктагысы Юлия Алексеевна. Икесе дә  май бәйрәмнәре көннәрендә Балтачыбызны мәңгелеккә ташлап китте (Юлия Алексеевнаны - 1, Уралия Зәкиевнаны 3 май көнне югалттык). Күпме күркәм эшләре, Татарстан күген балкыткан йолдызчыклары калды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шунын кадэр булдыклы, алдынгы карашлы, башлаган эшен жиренэ житкеруче, хэркем белэн уртак тел таба белуче, уз эшенен остасы иде.... Урыны ожмахнын турлэрендэ булсын???

    Теги: хушлашу