Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сагыз чәйнәүнең көтелмәгән файдасы. Сагыз чәйнәү ябыктырырга мөмкин икән

Галимнәр 21-69 яшьтәге 46 ир-ат һәм хатын-кызны өйрәнгән. Сынау үтүчеләрнең беренче төркеме йөргән вакытта 15 минут дәвамында ике мендәрчек сагыз чәйнәгән.

Мондый нәтиҗәгә Япониянең Токиодагы Васэда университеты галимнәре килгән. Аларның тикшеренүләре Journal of Physical Therapy Science журналында басылып чыккан

Галимнәр 21-69 яшьтәге 46 ир-ат һәм хатын-кызны өйрәнгән. Сынау үтүчеләрнең беренче төркеме йөргән вакытта 15 минут дәвамында ике мендәрчек сагыз чәйнәгән. Икенче төркем сыналучылар сагыз составы белән бертөсле булган порошок чәйнәгәннәр.

Ике очракта да белгечләр сыналучыларның йөрәк тибешен, үтелгән юлны һәм сарыф ителгән энергиясен үлчәгән. Эксперимент үтүчеләрнең беренче төркеменең йөрәк тибеше ешлыгы (частота сердечных сокращений) контроль төркем вәкилләренекенә караганда ике тапкыр югарырак булган.

“Безнең тикшеренү җәяү йөргәндә сагыз чәйнәү урта яшьтәгеләрнең, аеруча өлкән ирләрнең, йөрү дистанциясен һәм энергия чыгымын арттыра”, — ди тикшеренү авторлары.

salamtlek

Теләче Информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сагыз