Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сак бул, Африка чумасы

Африка чумасы куркынычы янәшәдә генә. Ахыргы очрак Самара өлкәсендә табыла

Сак бул, Африка чумасы

      Африка чумасы куркынычы янәшәдә генә. Ахыргы очрак Самара өлкәсендә табыла. Татарстанда Республика буенча моны җитди күзәтү астына алдылар һәм республикада африка чумасына каршы  ике айлык профилактик чаралар үткәрү каралды. Юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре белән беррәттән махсус ветеринария тикшерүе үткәрүче белгечләр дә сакта тора. Дуңгыз асраучы хуҗалыкларда профилактика чаралары үткәрелеп барыла.

     Безнен районда күмәк хуҗалыкларда 7211 баш дуңгыз, ә шәхси хуҗалыкта 569 баш дуңгыз бар.

     Дуңгызларда африка чумасы  — вируслы йогышлы авыру. Әлеге авыру дәвалауга бирешмәве белән  куркыныч. Чирне булдырмый калу өчен дуңгыз асраучы җәмгыятьләрдә һәм шәхси хужалык ияләренә профилактика чараларын төгәл үтәргә кирәк. Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне җиренә җиткереп башкару сорала: терлекләргә азыкны бары эшкәртергә һәм яраклысын тикшереп  бирергә кирәк. Дуңгызларны хуҗалыктагы башка хайваннардан һәм кош-кортлардан читләштерергә мәҗбүри, чөнки  ерткыч   кошлар, эт, песиләр дә вирус таратучылар булырга мөмкин. Терлек азыгында  төрле  талпаннар булмауны ачыклау да зыянга булмас. Шуның өчен дуңгызлар торучы һәм азык запасы сакланучы урыннарга даими рәвештә дезинфекция һәм дезинсекция (бөҗәкләргә каршы көрәш) ясау зарур.

 

       Дуңгызларны ветеринар хезмәт органнарыннан бирелгән йогышлы чирләре булмавын раслаучы документлары булмаган очракта сатып алмаска киңәш ителә. Тиешле тәртиптә сатып  алынганнарын да башка дуңгыз һәм терлекләрдән вакытлыча аерып тору, ягъни карантин үткәргәннән соң гына гомуми көтүгә кушарга рөхсәт ителә. Дуңгызларга вакцинация ясау һәм мал табибларының тикшерү үткәрүе кирәк. Әгәр дә дуңгызларда африка чумасы бар дигән шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә 2-59-57 телефоны аша хәбәр итүегез сорала.  Белгечләр килгәнче шикле яки авыру дуңгызны үз урынында  аерып  калдырырга  кирәк. Дуңгызны һәм башка хайваннарны суярга, аларның итен, маен, тиресен, йоннарын кулланырга ярамый.

     Саба территориаль  бүлеге баш даүләт ветеринар инспекторы                                       Латыпов И.И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев