Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сак булыгыз: бозлавык

Урамда көздән кышка күчү чоры. Бер туңдыра, бер җылыта. Шул сәбәпле барлыкка килгән бозлавык һәрберебез өчен имгәнү куркынычы тудыра. Таеп егылган кеше гадәттә тиз генә сикереп торырга тырыша.

Ләкин ашыгырга кирәкми. Башта кул-аякларны селкетеп карарга кирәк. Берәр җирдә авырту сизелсә, аның нәрсәгә бәйле икәнен ачыкларга тырышыгыз. Гадәттә авырту бәрелү, сеңерләр тартылу яки сөяк сынуга бәйле. Бәрелгән вакытта йомшак тукымаларга кан сава. Тән зәңгәр төскә керә. Кан савуның күләме кечкенәрәк булсын өчен, бәрелгән урынга салкын куярга кирәк. Тырналып-сыдырылып киткән җирне йод, зеленка белән сөртергә киңәш ителә. Бәрелгән аяк-кул каты авыртса, ул җирне бәйләп, йоклаганда күтәртебрәк  куялар. Егылгач, баш әйләнсә, костырса, эч авыртуы көчәйсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Егылган вакытта сеңерләр тартылырга, хәтта өзелергә дә мөмкин. Сеңер тартылганда буыннарга тынычлык бирергә һәм 10-15 минутка боз яки салкын әйбер куярга кирәк. Буынны салкын су астында тотсаң да була. Бер тәүлектән соң авыртуы бетмәсә, эластик бинт салалар. Беренче көннәрдә авыртуны баса, бер-ике көннән соң җылыта торган мазьлар сөртәләр, өч-дүрт көннән җиңелчә массаж ясый башлыйлар. Бу чараларны эшләгәндә һәм әле авырту беткәннән соң да зарарланган сеңернең өзелү ихтималы барлыгын онытасы түгел, сакланып эш итәсе. Өч көн эчендә авырту бетми, ни басып, ни таянып булмый икән, табибка барырга кирәк.

Иң куркынычы һәм иң еш кабатлана торганы – беләзек буыныннан кул сөяген сындыру. Таеп егылганда кеше, йомшаграк төшәргә омтылып, кулына таяна. Егылу көче беләзеккә туры килә һәм еш кына ул сына. Сынган җир каты авырта, шешә, буын белән хәрәкәтләнергә бирми. Мондый очракта мөмкин кадәр тизрәк табибка бару зарури.

Бозлавыкка чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз: иң беренче чиратта ашыкмагыз. Таймый торган аяк киеме кияргә, бөтен табан белән тезләрне азрак бөгеп басарга тырышыгыз. Олы яшьтәге кешегә таяк тотып йөрергә киңәш ителә. Егыла башлаганда кул-аякларны сузмыйча, башны бәрелми торган итеп, гәүдә белән түгәрәкләнеп, аркага төшәргә тырышырга кирәк.

Наил ЗАРИПОВ,
табиб-хирург.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр