Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

САК БУЛЫГЫЗ - түбәләрдән карлар төшәчәк!

Бәйрәм көннәрендә күпләп кар яуды. Юлларны кардан чистарту идарәләренең хезмәте нәтиҗәле генә башкарылса да, түбәләрдә сыртлап өйгән кар көртләре, ә кыекларда боз сөңгеләре хасил булды.

Күп катлы йортлар һәм учреждение, биналар, сәүдә үзәкләре, мәктәп һәм балалар бакчалары яныннан узганда сак һәм игътибарлы булуыгыз сорала. Әлеге объектлар өчен җаваплы җитәкчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең бу мәсьәләгә җитди караулары таләп ителә. Кар басып түбәләрне җимерергә, кар яки боз өемнәре төшеп, башка төр бәла-каза килеп чыгарга бик мөмкин. Әлеге бәхетсезлек очракларын булдырмый калу максатыннан бүгеннән үк түбәләрдән карларны төшерергә, халык күп йөри торган урыннарда һәм объектларның керү-чыгу юлларына кисәтүче ленталар сузарга кирәклеге искәртелә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәчелегендәге АДМ комиссиясе район буенча рейдлар үткәрә.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250