Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шаккатырганы реклама бирергә керүе түгел, ә аяк киемен верандада салып калдыруы булды

Чиста итеп юылган идәннәргә тышкы аяк киеме белән керәсе итмәгән, ахры.

Беркөнне редакциягә реклама бирергә бер абый килде. Хәер, бездән кеше өзелми. Шаккатырганы реклама бирергә керүе түгел иде, ә аяк киемен верандада салып калдыруы булды.

Коридордан носкичан гына кереп килүен күргәч, «Аяк киемегезне урамда ук калдырдыгыз мәллә?», дип шаяртмакчы идек, «Верандада», дип җавап кайтарды ул. Чиста итеп юылган идәннәргә тышкы аяк киеме белән керәсе итмәгән, ахры.

Моннан берничә ел элек газета эшчәнлеге хакында язарга килгән «Татарстан» журналы журналистлары да редакциягә беренче керүләрендә биредә нәкъ өйдәге кебек дип әйткәннәр иде, чөнки чисталыкны саклау максатыннан, ишектән керүгә икенче аяк киемнәре тора бездә.

Бик күпләр аңа игътибар итми, аяк киеме дә саласымыни дип канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар араларында. Ә кайберәүләр нәкъ өйдәгечә, тышкы аяк киемен баскыч төбендә үк салып керә. Шушы көннәрдә редакциягә реклама бирергә кергән абый күк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аяк киеме