Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Саклауның да үз таләбе бар

Чәчүлек орлыкны сыйфатлы итеп саклауга төрле факторлар йогынты ясый: дымлылык, чүпле­лек, температура һәм складның хәзерлеге. Саклауның беренче чорында орлыкларның өлге­реп бетүе, тишелеше һәм энергиясе формалаша.

Р-52325-2005 номерлы ГОСТ таләбенә туры китерү өчен орлык чүп үләннәреннән һәм башка культура орлыкларыннан аралана һәм калибрлана. Саклау чорында башка культура орлыклары белән катнаштырмау мөһим таләп итеп куела. Шуның өчен орлыкларны сортлары буенча аерым урнаштырырга, бер-берсенә охшаш һәм авырдан аерыла торган орлыкларны янәшә бүлемнәргә салмаска киңәш ителә. Мәсәлән, арыш белән көзге бодай, бодай белән арпа, арпа белән солы шундый культураларга керәләр. Иген культуралары бер-берсе белән кушылмасын өчен, саклау урынына салганда, өсте 15-20 сантиметр тулмыйча калсын. Орлык дымланмасын өчен аның тышкы стенага 50 сантиметрдан да якын урнаштырылмавы мөһим. Оригинал һәм элита орлыклар капчыкларга салынып, идәннән кимендә ун сантиметр биеклектә күтәртелеп, берсе өстенә икенчесе өелеп саклана. Культуралар һәм сортлар буталмасын өчен капчык өемнәре арасында 70 сантиметр бушлык калырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250