Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Саксызлык балыкчыларның коры җирдә үлеменә китергән

Соӊгы вакытта интернет челтәрендә республикада балыкка барган җиреннән батып үлгән яисә эзсез югалган балык тотучылар турында язмалар күбәеп китте. Менә тагын йөрәкләрне өшетерлек хәбәр: Татарстанда балыкка киткән җирдән 4 кеше машинада һәлак була.

Бүгенге көндә Кама Аланы полиция бүлеге хезмәткәрләре бу 4 кеше үлеменең сәбәпләрен тикшерә. Шимбә көнне иртән Поповка авылы янында кабинасында дүрт кеше мәете булган «УАЗ Патриот» машинасы табылган.
Соңрак тикшерү төркеме үлүчеләрнең берсе 1987 елгы Кама Аланы кешесе һәм өчесе Түбән Кама кешеләре - 1986 елгы егет, 1998 һәм 1999 елгы ике яшүсмер кыз икәнен ачыклаган. Социаль челтәрдәге хәбәрләргә караганда, машина баткач, алар янына чыгарырга, дип якыннары да килгән булган. Әмма, күрәчәк булгандыр, тарттырып машинаны чыгара алмыйлар. Килгәннәр белән дә кайтудан баш тарталар. Машинада туңмас өчен двигательне сүндермичә, йокларга ятканнар.
Машинаның глушителе исә суда булуны исәпкә алмаганнар. Бүгенге көндә үлемнең төп версиясе - машинадан чыккан газлар белән агулану. Балыкчылар белән 2 яшь кыз ни эшләп йөргәннәр, монысы да билгесез.
Фото: http://prokazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250