Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Салаулавыч»

«Салаулавыч»

(Дәвамы. Башы 31нче санда)
Тарихи чыганаклар буенча, Нәсыйх ага тазартып, җан керткән чишмәнең тарихы тирәндәрәк булырга тиеш. Иске Салавыч районыбызда Болгар дәүләте чорында ук формалашкан иң борынгы авылларның берсе. Тарихта Болгар дәүләте ислам динен кабул иткән чорларда ислам динен тарату-нигезләү өчен безнең якларга гарәп миссионерларыннан гыйлем алган шәехлар: Хәсән шәех Кадер углы, Балтач Нәдер углы, Салавыч Әбайдан углы, Исмәгыйль Әбзан углының килүләре мәгълүм. Авылыбызга исә үзенең тарафдарлары белән Салавыч шәех дигәне нигез салган. Бүгенгәчә шул изге җан исемен йөртүче авылыбызның ким дигәндә 600 елга якын тарихы бар, дип исәплиләр. Шунысын әйтеп үтим, безгә Совет чорында авылыбызның тарихы, исеме хакында башкачарак сөйлиләр, язалар иде. Салавыч сүзен, мәсәлән, безгә «борынгы заманнарда Шушма зур елга булган, аның суында саллар агызганнар, имеш, бабаларыбыз сал аулау белән шөгыльләнгәннәр һәм шул «сал аулау»дан Салаулавыч - авыл атамасы килеп чыккан» дип аңлаталар иде. Көчле атеизм басымы астында сәяси агымга каршы бара алмаган тарихчы-галимнәребез, чын тарихыбызның ислам дине иңдерелүе белән бәйле булганга, «сал аулауга» бәйләп сөйләргә мәҗбүр булганнардыр, мөгаен. Дин галимнәре язганча, телдән-телгә, буыннан-буынга риваятьләр рәвешендә исемнәре бүгенгәчә мәгълүм изге затларны, халык урыны билгеле булсын һәм чишмә янына килгән-киткәннәр хәер-дога укып китсен өчендер, чишмә яннарына күмә торган булганнар. Безнең тәүге авылдашыбыз, күңелләребезгә иман нуры иңдергән изге җан Әбайдан углы Салавычның кабере дә бер гасырга якын элек Нәсыйх бабабыз «терелткән» Быкыр чишмә янында... Аны гүргә иңдергән көннән алып, бу үзән халык күңеленә изге җир булып кереп калган. Ә чишмәнең Нәсыйх бабага кадәр юкка чыгып торуына җитди сәбәпләр бар. Шушы дәвердә Болгар дәүләте, аннан соң төзелгән Казан ханлыгы җимерелүгә дучар була. Бу үз чиратында динебезгә, милләтебезгә тирән җәрәхәт ясый. Өстәвенә, 18нче йөз урталарында рус миссионерлары тарафыннан мөселман милләтен кыргыйларча, вәхшиләрчә чукындыру, христианлаштыру хәрәкәтләре башлана. Рус православие карагруһчылары махсус коралланган отрядлары белән халыкны мәҗбүри христианлаштыралар. Иске Салавыч мәчете, мәсәлән, 1740нчы елда җимерелә. Зар Салавыч өлешендәге (мәктәп ягы) мәчет манарасы булмаганга һәм... «яңа чукындырылганнарның үтә кирәкле чыгымнары өчен» салым түләтү исәбенә калдырып торыла... Өстәвенә, узган гасырдагы коммунистик диктатура басымы (дин әһелләрен ату, сөргенгә җибәрү) астында калып та сынмаган иманлы милләтебез белән ничек горурланмыйсың! Әнә шулай, җәмгыятебез динебезне мәсхәрәләп, милләтебезгә җәбер-золым салса да, борынгы әби-бабаларыбыз хәтерләрен, иманнарын жуймаган.
(Ахыры бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250