Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Салават күпере" балалар бакчасы сабыйлары әби-бабаларын бәйрәмгә дәште

9 октябрь көнне бистәдәге "Салават күпере" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар яраткан әби-бабаларын бәйрәмгә дәште. Ишектән керүгә үк кунакларны бакча директоры үзе каршылады, бәйрәм залына озатты.

Бакчаның икенче номерлы зурлар төркеме өлкәннәргә хөрмәт күрсәтүне бик тә җылы шартларда, кызыклы итеп оештырган, балалар җырлап-биеп кенә калмадылар, "Сертотмас әкият"не дә театральләштерделәр, видеоэкраннан әби-бабаларына багышлап шигырьләр дә сөйләделәр, үзләренең нәни куллары белән, нәни йөрәкләренең җылысын кушып ясаган бүләкләрен дә тапшырдылар. Бик бәхетле иде сабыйлар, аларны алларына утыртып фотога төшкән әби-бабалар да, мөгаен, үзләрен бик бәхетле итеп хис иткәннәрдер.
"Безнең төркем балаларының әби-бабалары барысы да мактауга гына лаек, - ди өлкән тәрбияче Лилия Галимуллина.- Күбесе оныкларын бакчага китерә, алып китә, ярдәм итәргә атлыгып тора, кайчакта шигырьләрне, өйгә кушкан шөгыльләрне дә әби-бабай белән эшләп килдек, диючеләр күп. Тәрбия өлкәсендә шундый өлкәннәр белән эшләү безгә дә зур куаныч, әти-әниләргә дә терәк булырдай кешеләре булгач җиңел. Рәхмәт аларга! Исән-сау яшәсеннәр, оныкларыннан игелек күрсеннәр".
Биредә әби-бабалар бистәдән генә түгел, ерак авыллардан да бар, мәсәлән, танылган Батыр-көрәшче Айдар Хәйретдиновның улы Алмаз әлеге төркемгә йөри, аның бабасы Фоат ага Арбордан кадәр оныгының шатлыгы белән уртаклашырга килгән.
Зөлфия Шакирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250