Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем клибында төшкән Язкәр бабай үлгән

Салават Миңнеханов күңелсез хәбәр белән бүлешә: җырчыларның «Ай-ай-ай» җырына төшерелгән клипта уйнаган, тамашачылар бик җылы һәм яратып кабул иткән Язкәр бабай вафат булган.

 “Барыбыз өчен дә үрнәк булган, хөрмәт иткән, яраткан клип героебыз Язкәр бабай бүген арабыздан китеп барды. Урыны оҗмахта булсын. Аеруча да безнең гаилә өчен мәңгегә истә каласың. Барысы өчен дә рәхмәт” ди Салават.

 Хәтерләсәгез, Азнакай районы Карамалы Елга авылында яшәүче Язкәр бабай белән Тәслия әби Җиһаншиннар Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең “Кил-кил” һәм “Ай-яй-яй” клипларында төшеп, бөтен Татарстанга танылды. Тормышта да нәкъ клиптагыча иде үзләре. 80не узган Тәслия әби – шундый ук үткен, җор телле, сүзгә кесәгә кермәс, баскан җирдә ут чыгара. Аның әйткән һәр сүзе татар халык мәкален алмаштыра. Ә 85не узган мәрхүм Язкәр бабай исә, бераз тынычрак, карчыгы сөйләгәндә елмаеп кына утыра. "Ә иң мөһиме: икесе дә кунакчыл һәм бик гади. Капка төбенә чыгып каршы алуларына кадәр якын булды. Әйтерсең, шәһәрдән кунакка оныклары кайткан. Аркадан да сөйделәр, “кара, син нәкъ безнең оныкка охшагансың” диләр иде", дип искә ала җырчылар.

http://matbugat.ru/news/?id=25674 .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев