Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салавычта эшкуарлар бармы?

Бу турыда район утырышлар залында Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин хисап тоты.

Аныӊ чыгышыннан күренгәнчә, Салавыч авыл җирлеге 4 авылны берләштерә, 481 хуҗалыкта 1730 кеше теркәлгән. Эш яшендә 921 (56 студент кереп) кеше бар, 467 пенсионер яши, бу барлык халыкныӊ 27 проценты, дигән сүз.

Салавыч җирлегендә 1 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 19 шәхси эшмәкәр теркәлгән, шуларныӊ 7се читтә хезмәт куя. Алар арасында төрле юнәлештә эшләүчеләр бар: мөгезле эре терлек үрчетү, чәчтарашлык эше, калай материаллары белән эшләүче, брусчатка ясаучылар һәм төрле товарлар тәкъдим итүчеләр теркәлгән. Авылларда 5 шәхси эшмәкәрнеӊ 10 кибете сәүдә хезмәте күрсәтә, бу яктан кытлык юк. «Айдат» ширкәте икмәк продукциясе җитештерү белән шөгельләнә, монда 1,5 тонна икмәк җитештерелә, 15 кешегә эш урыны булдырылган.

Җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» хуҗалыгында 193 кеше хезмәт куя.

Гомүмән алганда, бу җирлектә теләге булган кешегә эшмәкәрлек белән шөгельләнергә мөмкинлекләр бар, әмма җитештерү өлкәсендә ныклы база булдырып, сатуда үтә торган товар тәкъдим итүчеләр саны гына җитәрлек түгел.

Фото, видео: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек