Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салавыч командасы “Куркынычсыз тәгәрмәч”тән җиңү белән кайтты

23-26 май көннәрендә Чаллы шәһәрендә республикакүләм «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы үтте.

Конкурста районыбызда җиңү яулаган Зиннәтуллина Алинә, Хөрмәтуллин Әмир, Нуриева Аделина, Ханнанов Исламнардан торган Салавыч күппрофильле лицее командасы катнашты (җитәкчесе Гыйләҗев Ранил).

Конкурса һәр районнан 9-11 яшьлек малайлар һәм кызлар көч сынашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү (3 урын), беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү (4 урын), автошәһәрдә юл кагыйдәләрен үтәп велосипедта йөрү (8 урын), велосипед төзелешен белү һәм схема буенча өйдән мәктәпкә иң куркынычсыз юлны сызу (5 урын) конкурсларында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Салавыч күппрофильле лицее командасы республика буенча Казанның Яна Савин, Совет районнары, Чаллы шәһәре командаларыннан гына калышып, 4 призлы урынны яулады. Шәхси беренчелектә кызлар арасында Алинә өченче, малайлар арасында Әмир унынчы урынга лаек булдылар. Команданы чын күңелдән зур уңышлары белән тәбрик итәбез һәм ярышларга әзерләгән житәкчеләре Ранил Фәритовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Лилия Һадиева
«Юл хәрәкәте иминлеге»
дәүләт бюджет учрежденисенең
Балтач бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250