Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сәлимә китте...

− Яшьлегемнең истәлеге, баламны беркемгә дә бирмим. Монда тора алмыйм, иремнән аерылып чыгып китәм, − диде...

Язгы май иртәсе. Кар астыннан йокыдан чыгып, табигатьнең уянып, күккә, кояш назына тартылган мәле, күңелләрне тибрәткән мизгелләр. Авыл җирендә табигать уянган чорда, аңа тартылмаган кеше юктыр, мөгаен. Мәдинә апа да табигатькә мөкиббән кеше. Төн йокысын да йоклый алмыйча, иртә таңнан уянды. Тынычсызланды, әллә ниләр килде башына. Ашарга ризыгы мулдан, акчага мохтаҗ түгел. Дәүләткә рәхмәт укый-укый тәрәзәгә күз салды. Йорты бик матур урынга: су буена болынлыкка карап урнашкан. Табигатькә сокланып, хатирәләрне яңартып, бертын уйга чумып моңсуланып алды.

Егете белән икесе бергә йөргән сукмакларны күзаллады. И-и-и, басып торган урыннар, беренче очрашу, ул вакытта ничә ел йөрергә дип кул биреп вәгъдәләшкән минутлар күз алдыннан чагылып үтте. Урлап күтәреп алып киткән минутлар күңелендә йөзде. Аяк та басмаган йортка килеп керәсең: бар нәрсә ят, шул йорт синең гомерлек куышың була. Үз итеп иреңне яратып, олылар белән килешеп, балалар табып гомер итсәң, синнән дә бәхетле кеше юк дип, үткәнен уйлап алды Мәдинә. Янәшәсендә гомер иткән кешеләрнең бик шәфкатьле булуларына шөкерана кыла ул. Ире дә шәфкатьле, тырыш булды. Якты дөньядан вакытсыз иртә китүе генә үкенечле. «Борчылганда янымда булсаң иде, иңнәреңә башымны булса да салып торыр идем. Балалар-балалар инде ул, йөрәк җимешең булса да, алар белән барын да бүлешеп булмый... Ир белән бала арасы бик зур, икесе ике мәгънәдә», − дип, алъяпкыч итәгенә яшен сөртә-сөртә тәрәз саен карый-карый, гөлләргә су сипте. Олы юл буенда урнашкан зиратка күз салды. Мәктәп елларыннан бергә аралашып килгән, сөйгән яры, гомерлек тормыш иптәше булган, бер-беренә сыенышып, җылы кочагында яткан газиз ире, балаларны яратып үстергән, аларны кеше иткән әтиләре шул зиратта ята. Ул гына да түгел, әти-әнисе, әби-бабасы, кайнанасы, кайнатасы, туганнары да шул зиратта бит. Олыгаеп вафат булган, кемнәрнеңдер кадерле кешеләре, вакытсыз гомерләре өзелгән яшьләр дә шушы зиратка җирләнгән. Сагышлы яшьле күзләре белән бик озак карап торды Мәдинә. Аны ялгызлык бик борчый иде, гаиләнең тулы, гөрләп торган вакытларын бик сагына ул. 

− Чәем дә суынып беткәндер, бер кеше дә керми ичмасам. Бергәләп чәй эчәр идек. Ашым да шул көе утыра. Әле ярый тормыш иптәшем алып кайткан көчегем бар: пешергән ашларымны ашарга, ихатага чыксам үземә иптәш. Тормыш иптәшемнең истәлеге дип, бик яратам, йортка да хуҗа булып тора, — дип сөйләнде.

Элек колхоз язгы кыр эшләре беткәч, Сабантуй алдыннан унбиш көнгә шабашка чыгарга рөхсәт бирә иде. Халык муллык белән бәйрәм итсен дигән теләк белән булды ул. Вакытында кайтырга кирәк, соңга калсаң − штраф: хезмәт көненә бирелә торган ашлык киметелә иде. Көзге кыр эшләреннән соң да унбиш көнгә читкә эшкә чыгып керде авыл ир-атлары. Авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртырга, йорт-җирен яңартырга мөмкинлек бирү ниятеннән шулай эшләгәндер җитәкче кеше. Шабашка эшкә чыккан җиреннән шушы көчекне ияртеп кайткан иде ире.

− Чәй эчкәнче ял итим әле, − дип ямансулап диванга килеп утырды. — Ике бөртек балам бар, алар еракта − Себер якларына ук киттеләр, Казанда гына булсалар еш кайтырлар иде. Улым да, кызым да гаиләләре белән, эшләре, балалары бар, тормышлары түгәрәк.

— Бу Сәлимәнең нишләп төне буе уты булды икән? Аның хәлен белмәдем бит әле бүген. Ире салырга ярата, бер җирдә дә эшләми, кеше йомышын үтәп йөри бер стакан аракыга. Тормышлары авыр, өч балалары бар, юклык белән яшиләр. Сәлимәгә бик авыр, ул газап-лана. Күрше авыл кызы, бик чибәр, озын чәчле, калын толымлы, матур итеп татарча ача чәч юлын да. Егетләр күзе төшә торган кыз иде. Яшьтән эчеп йөргән, тәртипсез егеткә каян күзе төшкән? Хәер, яшь чакта барысын да каян белеп бетерәсең, барын да аңлап та бетермисең, тизрәк кияүгә чыгарга ашыгасың. Чәй эчим дә кереп чыгыйм әле, — дип Мәдинә суынган чәен кабат кайнатты. Төш алды җитте, сәгать ун тулды. Ул арада Сәлимә үзе килеп керде. Мәдинә сөенеп куйды.

− Әйдә, утыр, чәй эчәбез, аш та бүләм, тормышыңның авырлыгын беләм, утыр әйдә, тартынма.

− Мин бер-ике сынык ипи биреп тор әле, дип кергән идем.

− Чыкканда бирермен. Ә хәзер аша. Төне буе утыгыз янды, ни эшләтте ул явыз сине? Тагын эчкәнме? Сөйлә барын да, бәлки тиешле органнарга әйтербез? Балаларның йөзендә нур юк, ак челән кебек ябык. Ашый-ашый сөйлә, яшермә.

− Төне буе аракы сорады, акча сорады. Каян алыйм инде мин? Минем эшләгән акчага гына яшибез бит. Бер җирдә дә эшләми, ә эчәргә кирәк. Төне буе нинди аракы саталардыр шул кибеттә? Әллә кешедән ала? Пычак тота, балалар куркалар. Мине суям дип яный, бик куркам, төрле кыяфәтләргә керә. Бергә яшәп булмас, китәрмен мин, Мәдинә апа.

− Өч бала белән кая барырсың? Нәрсә уйлап чыктың соң син аңа тормышка?

− Болай булды ул: минем яратышып йөргән егетем бар иде, озак йөрдек, өйләнәм, диде. Өйдәгеләре риза булмады, ирек бирмәделәр. Безгә ул кирәкми, җүнле кыз түгел, нәселе дә ташка үлчим, дип миңа яла ягып, малайларын миннән биздерделәр. Без аерылыштык, минем авырым да бар иде. Олы бала аның баласы, ике бала монда килгәч булды. Олы балага бәйләнә, миңа ямьсез сүзләр тезә. Мин сине үтерәм, ди. Егеттән аерылгач, мин ачу итеп, анысын-монысын уйламыйча кияүгә чыктым. Минем китәсен дә, бала буласын да белә иде. Өйдәгеләре ирек бирмәгәч, аптырашта калды ахрысы. Мин кияүгә киткәч, өйләрендә тавыш булып, күтәрә алмыйча, бауга менгән. Минем аркада сөйгән кешем − баламның атасы, гомерлек мәхәббәтем вафат булды. Ялгыштым шул, бала тугач, бәлки өйдәгеләре дә йомшарган булыр иде. Минем аркада үлде дип өзгәләнәм. Исемә төшкән саен офтанам.

Беркөнне Мәдинә Сәлимәләр авылына иптәш кызына барды. Алар шулай кунакка барышып, аралашып яшиләр. Кибеткә кереп чыгыйк әле дип, кибеткә дә керәләр. Алар артыннан бер хатын да керә. Мәдинәнең Сәлимәләр күршесе икәнен белә икән. Сәлимә турында сорашты.

− Сәлимәнең олы малае сезнең малайныкы икән, − дип дөреслекне ярып салды Мәдинә, түзә алмыйча, җае чыгудан файдаланып.

− Булмас, ник безгә әйтмәгән?

− Малаең белгән.

−Ашыкмаска кирәк иде, көтәргә дә була бит. Яратмагандыр минем малайны, − дип акланды теге хатын.

Мәдинә Сәлимәнең тормышта күргәннәрен җентекләп сөйләде.

− Безгә бирмәс микән малаен? − дип сорап куйды, оныгы өчен җаны авыртуга түзә алмыйча хатын.

Мәдинә Сәлимә белән сөйләшергә вәгъдә бирде. Мәдинә авылга кайткач, Сәлимә белән очрашты, бу очрашу турында түкми-чәчми барын да җиткерде. Сәлимә ризалыгын бирмәде:

− Яшьлегемнең истәлеге, баламны беркемгә дә бирмим. Монда тора алмыйм, иремнән аерылып чыгып китәм, − диде.

Бу хәлләр авыл халкына бик тиз таралды. Сәлимәнең хәленә кереп, аны яклап шау иттеләр. Айнымаган исерекне авыл халкы да яратмый. Шушы язның соңгы көннәрендә Сәлимәне, өч баласы белән чемоданын күтәреп, авылдан чыгып киткәнен күргәннәр.

«Мин башка монда яши алмыйм, китәм. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт, Мәдинә апа», − дип язу калдырган Сәлимә.

Рауза Гафиятуллина язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гыйбрәтле хикәяләр