Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сәлимҗан Шәрифҗановичны ихластан котлыйбыз! (фото)

Киләчәктә дә аның киңәш-тәҗрибәсенә таянып, районыбызны үстерү юнәлешендә бик күркәм төзелеш эшләре башкарылсын.

Барлык хезмәт юлын төзелеш тармагы белән бәйләп, күңеле һәм кулы яткан эшен намус белән башкарган, бик күп төзүчеләр өчен алыштыргысыз остаз булып торучы ихтирамлы райондашыбыз Сәлимҗан Шәрифҗан улы Хәбибрахманов районыбызның иң тәҗрибәле төзүчеләренең берсе. Районда күп кенә бина-корылмалар хөрмәтле төзүченең һәм аның кул астында хезмәт куйган бердәм команданың кул җылысын саклый!

Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, төзелеш өлкәсен үстерүгә, районыбызны күркәмләндерүгә, төзек-матур итүгә керткән лаеклы өлеше өчен Сәлимҗан Хәбибрахманов «Татарстан Республикасының мактаулы төзүчесе» күкрәк билгесе белән бүләкләнде!

Сәлимҗан Шәрифҗановичны ихластан котлыйбыз, әле киләчәктә дә аның киңәш-тәҗрибәсенә таянып, районыбызны үстерү юнәлешендә бик күркәм төзелеш эшләре башкарылсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз төзелеш