Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салкын чишмә буйларыннан курыкмый үталсаң икән... (+фото)

Безгә килгән фотоларны күргәч, ирексездән шулай дип куясың.

"Хезмәт" не укучыбыз, әле яшь кенә булса да, бистәнең Татарстан урамы янындагы Салкын чишмә буендагы күпер турында өзгәләнә-өзгәләнә сөйли: "Үзәккә дә, бакчага да, мәктәпкә дә юлыбыз шушы күпер аша үтә. Шулкадәр куркыныч, балалар өчен котлар чыгып тора инде. Быел карамасалар, киләсе елга нишләп бетәр, уйларга да куркыныч. Алда озын кышлар көтә бит әле. Үзең килеп эшләп куя торган гына түгел, күләмле, оештыруны сорый торган эш ".

Бу хакта комментарий бирүләрен сорап, Балтач шәһәр бистәсе башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек:

- Бу мәсьәлә көн кадагында инде, - ди бистә башлыгы урынбасары Фиалка Зарипова.
- Җаваплы кешеләр мәсьәләне урынга барып өйрәнде, хәзер исә чишелеше хәл итү өстендә эшләнә. Район җитәкчелеге дә хәбәрдар.

Димәк, күпернең аяныч хәлдә икәнлеген җитәкчелек белә. Болай булгач, күпер төзекләндереләчәк.
Бездә әйткән эшнең үтәлми калганы юк. Әгәр дә инде үзара салым хисабына калдыралар икән, ул очракта күперне төзекләндерүне киләсе елга кадәр көтәргә туры киләчәк.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250