Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салкын тигәндә файдалы киңәшләр

Температураны төшерү өчен ачы җимеш - балан, кара карлыган, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге һәм башкаларның сокларын күбрәк эчәгә кирәк.

Юкә чәе дә яхшы нәтиҗәләр бирә. Аны түбәндәгечә хәзерлиләр: бер аш кашыгы юкә чәчәген бер стакан кайнар суга салып, 20 минут пешерәләр. Бал һәм кура җиләге турында да онытмагыз. Алар да салкын тигәннән файдалы. Тәнне җылыту да бик яхшы дәвалану чарасы булып тора. Әгәр коры горчицагыз булса, аны куе масса булырлык итеп җылы суга салып болгатыгыз һәм уылган керән өстәгез. Бу массаны киндер тукымага яки тыгыз кәгазьгә салыгыз һәм горчичниклар кебек үк файдаланыгыз. Әгәр сулый алмый башласагыз, суган яки сарымсак сезгә ярдәмгә килер. Моның өчен аларны уып, суын чыгарып, мамыкка сеңдерергә һәм 15 минут борынга тампон итеп куеп торырга кирәк. Бу процедураны көнгә 3-4 тапкыр кабатларга. Йөткерүне бетерү өчен ярты килограмм суганны ваклап, аңа 50 грамм бал, 400 грамм шикәр комы салыгыз. Бу массага бер литр су салып, 3 сәгать сүрән утта кайнатыгыз. Ашаганнан соң берәр кашык шул төнәтмәне эчегез. Әгәр сездә коры йөткерү булса, бер аш кашыгы шикәр комы алып, аны көрән төскә кергәнче ут өстендә тотыгыз. Йөткерә башлагач, шушы «конфетны» суырыгыз. Тамагыгыз авыртса, аны календула яки ромашка төнәтмәсе белән чайкарга мөмкин. Шушы киңәшләргә колак салсагыз, авыруларны тиз җиңәрсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев